Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Новосибирскида журналда билгеләрне төзәткән укучы баланы мәхкәмәгә бирергә җыеналар

Тикшерүчеләр Новосибирск гимназиясендә электрон журналны ватып, андагы билгеләрне төзәткән укучыга карата ачылган эшне мәхкәмәгә тапшырган.

Тикшерү барышында узган елның язында гимназия укучысының махсус программа ярдәмендә сыйныф журналының логинын һәм паролен ачыклавы билгеле булган. Ул әлеге мәгълүматларны дусты белән дә бүлешкән. Бер ай буена 16 яшьлек гимназия укучысының журналдагы үзенең һәм иптәшләренең начар билгеләрен төзәткәнлеге мәгълүм.

Узган елның ноябрендә укытучылар электрон журналдагы үзгәрешләрне күрәләр һәм бу хакта полициягә хәбәр итәләр. Россия Федерациясенең Җинаять Кодексы буенча, әлеге җинаять өчен 200 мең күләмендә штраф яки ике елга чаклы иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-yaңalyiklar/novosibirskida-zhurnalda-bilgelrne-tztkn-ukuchy-balany-mkhkmg-birerg-yenalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев