Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нәкыя Сафина:  “Тәрбияче һөнәр түгел, ә күңел халәте»

 Югары Тегермәнлек авылында урнашкан «Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр приютын барыбыз да яхшы беләбез. Әлеге приют 2004 елдан бирле эшләп килә. Приютта авыр тормыш хәлендә калган балалар тәрбияләнә. Бүген минем сезне приютта эшләүче тәрбиячеләрнең берсе – Нәкыя Хәйретдин кызы Сафина белән таныштырасым килә.

 Ул 1963 елның 1 сентябрендә Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Шушы авылда үсә, әлеге авыл егете Фәйзияздан Сафин белән тормыш корып жибәрә. Инде 36 ел буе иңне-иңгә куеп гомер итәләр. Бер малай, бер кыз үстерделәр, хәзер дүрт онык өчен яраткан дәү әни, дәү әти булып яшиләр.

2008 елның гыйнвар аенда «Акчарлак» приютына эшкә килә Нәкыя. «Дөньяда һөнәрләр бик күп, ләкин тәрбияче һөнәре мине үзе сайлады», – дип искә ала ул көннәрне .

Һәр кеше үз тормышында үзенең күңеленә туры килгән, үзен һәрвакыт канәгать итеп хис итә торган эш урыны эзли. Шул вакытта гына үзеңне иң бәхетле итеп саныйсың.

Нәкыя Хәйретдин кызы бүгенге көндә бик бәхетле. Аның яраткан гаиләсе, яраткан эше, хөрмәт иткән коллективы бар. Һәр эш көненә ул ныклы әзерлек белән килә. Монда аны сагынып: «Безнең яраткан Нәкыя апабыз килгән» дип, никадәр бала каршы ала. Һәр баланың үз характеры, үз гадәтләре. һәрберсе белән уртак тел табып, аларның язмышын үз йөрәге аша үткәрә белә ул.

Тәрбияче ялгыша алмый. Балалар да Нәкыя апаларынын күңел жылысын тоеп, аны чын, самими, балалар яратуы белән кабул итәләр.

Бала тәрбияләү зур сабырлык таләп итә,ә ят гаиләдән килгән балаларны тәрбияләү  тагын да зур җаваплылык сорый. Нәкыя Хәйретдин кызы үз эше, тәрбияләнүче балалар мәшәкатьләре һәм уңышлары белән сөенеп яши. Күпме бала бу катлаулы тормыш юлында югалып калмыйча үз урынын тапты. Әле дә элек тәрбияләнүче балалардан аның исеменә рәхмәт хатлары, бәйрәмнәргә котлаулар килеп тора. Ул һәрвакыт шат күңелле, энергиясе ташып тора. Гел нинди дә булса яңалык эзли.

«Акчарлак» приютында балалар өчен зур кызыксыну уяткан «Топиарий» исемле түгәрәкнең җитәкчесе дә әле ул. Әлеге түгәрәк үтәсе көнне һәркем зур түземсезлек белән көтеп ала. Балаларга гына түгел, топиарий ясау серләрен ул авыл халкына да өйрәтә. Шул ук вакытта квиллинг ысулы белән төрледән-төрле картиналар иҗат итә. Күпме уен, конкурслар, сценарийлар белә, балалар өчен төрле программалар, проектлар яза. Эшенең нәтиҗәсе итеп аның балалар өчен «коры бассейн» отуын әйтеп үтәсе килә. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Нәкыя апалары янында балалар бер минутларын да бушка үткәрмиләр. Рәсем ясыйлар, буйыйлар, ябыштыралар. Яз саен приют тирәсенә матур чәчәкләр утырталар. Ул балаларны бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен тыңларга,  яхшы күңелле, тәртипле булырга өйрәтә. Әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләрен җайлау өстендә эшли.

Бүгенге көндә приютта сайлап алу этабын үтеп, республика күләмендә үтүче «Иң яхшы тәрбияче» конкурсында катнашырга әзерләнә.

Иң мөһиме – ул балалар өчен үрнәк! «Тәрбияче һөнәр түгел, ә күңел халәте», – ди Нәкыя Хәйретдин кызы.

«Хөрмәткә лаек тәрбияче, олы йөрәкле кеше, яхшы оештыручы ул», – диләр аның турында  хезмәттәшләре. Яраткан хезмәтендә аңа алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын!

 

Гөлфия Әмирова.

фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса