Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нияз Кәримуллин: " Ярты ставкага психолог булып эшлим”

«Вконтакте» социаль челтәрендә оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Нияз Кәримуллин иң күп тавыш җыйды һәм «Авыл офыклары» газетасы редакциясенең бүләкләренә лаек булды.

 Илебезнең һәр районында, һичшиксез, полициянең участок уполномоченные бар. Күпләрнең күз алдына китаплар, кинофильмнар, сериаллар ярдәмендә тудырылган образ килеп баса. Без аларның мөрәҗәгать иткән вакытта ярдәмгә килүләренә ышанабыз. Бу һөнәрдә “иң яхшы” дип кешеләр белән уртак тел таба алган, аларның яклаучысы да була алган шәхесне генә атарга мөмкиндер. «Җаваплы һәм гадел»  диләр, Россия Эчке эшләр министрлыгы органнарында 13 ел буе хезмәт итүче Балык Бистәсе районы полиция участок уполномоченные Нияз Кәримуллин турында балыкбистәлеләр.

Педагогтан – тәртип саклаучыга

 

Мәктәп чорында ук героебыз укытучы булырга хыялланган икән. Нияз гаиләсендә хокук саклау органнарында эшләүчеләр булмаган. Әтисе гомере буе механизатор, ә әнисе сыер савучы булып эшләгән.

- Мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогика институтына укырга кердем, аны тәмамладым. Әмма һөнәр буенча эшләргә насыйп булмады, - ди Нияз. - Туганнарым полициягә барырга киңәш итте.

2007 нче елда биредә хезмәтен башлаган Нияз Кәримуллин участок инспекторы булды. Аның карамагында хәзер Балык Бистәсе генә түгел, ә районның 9 авылы бар. Һәр җирдә аны намуслылыгы, гаделлелеге өчен хөрмәт итәләр. “Кыек” гамәл кылучылар да Нияздан шөллиләр.

 

Участок уполномоченные психолог та булырга тиеш

- 13 ел эчендә төрле кешеләр белән аралаштым, - ди безнең герой. - Һәр гаиләне, ялгыз әбине беләм. “Ярты ставкага психолог булып эшлим”, - дип шаяртам әле. Үз эшчәнлегендә еш кына үзара ачуланышкан ир белән хатынны, яки күршеләрне тынычландырырга тыңларга туры килә.

- Бер  гаилә мине бер-берсе өстеннән гаризалар язып интектерделәр. Ире хатыны матур карамаган яки кичке ашны бирмәгән, дип яза, ә хатыны ирнең әйберләр яшерүеннән, азык-төлеккә акча бирмәвенннән зарлана. Һәр көн диярлек йөрделәр. Аерылышабыз, диләр. Тик бер-берсен яратканнары күренеп тора. Өйләренә барып  якыннанрак танышырга булдым. Өстәл артына утырып, чиратлашып алар сөйләгәнне тыңладым. Сүз иярә сүз чыгып дәлилләр китереп аралаша торгач үз халәтләрен аңлаган кебек булдылар. Без кызыклы әңгәмә артында озак утырдык, һәрберебез гаиләләребезнең кызыклы очракларын искә төшердек.

Күпмедер вакыт узганнан соң хәлләрен белештем. Алар аерылу турындагы гаризаларын кире алганнарын әйттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Нияз билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр аның хезмәт юлында аз булмаган .

Полиция участок уполномоченныйлары өчен хезмәт күрсәтә торган территориянең зур булуы җитди кыенлык тудыра. Җирлектә алар проблемаларны үз вакытында хәл итүдә ярдәм итә ала торган бердәнбер законлы вәкил булып торалар. Өлкән буын кешеләрнең игътибарлы, әйләнә-тирәгә битараф булмаулары участок уполномоченныйларына нык ярдәм булып тора. Чөнки барлык авылларда да хезмәткәр бер үк вакытта була алмый бит.

 

Полиция хезмәткәрләре гаиләсе

Нияз кебек хатыны Ләйлә дә полициядә хезмәт итә икән. Ике балаларына үрнәк булырдай кешеләр алар. Кем белә, еллар узу белән бәлкем бу һөнәр династиясе дә барлыкка килер әле. «Балалар һәм гаиләгә ничек вакыт җитә соң?»- дигән сорауга, алар елмаеп яраткан эшләре, аны үтәүдәге бурыч хисе буш минутларын балаларына багышларга комачауламый, диләр.

-  Ләйлә белән ял көннәребез гел туры килми, әмма без балаларыбыз үзләрен ялгыз тоймасын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Безгә әби-бабайлар булыша, ә хезмәттән азат көннәрдә  барыбыз бергә табигать кочагына яки балалар мәйданчыкларына барабыз, - ди Нияз.

Кәримуллиннар гаиләсендә яраткан уенчыклар - полиция машиналары. Сабыйларның да шундый ук кыю һәм гадел гражданнар булачагына шик юк. Кәримуллиннар кебекләр закон һәм тәртип сагында торганда тормышыбыз тыныч булыр дигән ышаныч бар.

Г.Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса