Әллә күңеле сизенгән
Узган ел 80 яшен тутырган Альберт абый гомере буе юлда йөри. Кая гына бармый ул! Күптән түгел Самарага туганнары янына да барып кайткан әнә. Курку белмәс җан! Ә бит полиомиелит авыруы аркасында аякларына зыян килгән була аның. Шуңа күрә машинасы да кулга җайлаштырылып җиһазланган. Фаҗига буласы көнне аларда Коръән ашы уздыралар.
- Октябрь - безнең гаиләдә югалту ае. Якын кешеләребезнең рухын шатландырыйк дип, абыстай чакыртып аш уздырдык. Әти ике кешене үзе озатып куярга булды. Башта Мирный бистәсендә яшәүче апаны илткән. Аннан Иске Зәйгә Галия апаны алып киткән. Тик алар барып җитә алмаганнар, - дип сөйли киленнәре Лилия.
Әле узган ел гына Альберт абыйның зурлап 80 яшьлек юбилеен уздыралар. "Өч малае, өч килене, алты оныгы, барлык туганнары бергә җыелдык. Бу гаиләгә 20 ел элек килеп кердем. Каенатамның кешелеклеген әйтеп бетереп булмый. Беркайчан авыр сүз әйтмәде. Миңа икенче әти булды ул. Җор телле, уен-көлке сөйләшә иде. Тормышны бик яратты, - дип сөйли Лилия. - Әниебезгә әле 65 яшь кенә. Әти аны урлап алып кайткан. Алар бик матур яшәделәр. Бер-берсенә "сандугачым", "тәтием" дип кенә торалар иде. Әнигә дә бик авыр. Әмма ул бирешми, сабыр итә. Фаҗигадә вафат булган гаиләләрдән гафу үтенәбез. "КамАЗ" йөртүчесе Рамилнең әти-әнисе янына да бардык, Галия абыстайның да балаларын күрдек. Болай килеп чыгасын кем белгән? Киленнәренә дә, малайларына да бик читен бит".
Туган көнендә - җидесе
Яшәгән йортына исән-сау кайтып җитә алмаган Галия абыстай 19 октябрьдә 65 яшен тутырасы була. "Әни соңгы араларда гел ашкынып яшәде. Туган көнемдә бабайлар җыеп, Коръән укытам, шимбә туганнарымны чакырам, дип хыялланды. Әмма теләкләре генә тормышка ашмый калды, - дип сөйли кызы Гөлнара. - Әни башта такси белән кайтып китмәкче була. Альберт абый озатам дигәч, каршы килми. Үкенечле үлем булды бу. Моннан өч ел элек әтине югалттык. Әнине әле 80-85 яшьләргә кадәр яшәр дип уйлый идек. Тик язмыштан узып булмый икән. Туган көнемә әнинең өчесе туры килде. Кайда анда бәйрәм кайгысы! Мин дә октябрь аен яратмый башлармын инде. Газиз кешемне алып китте бит".
Мәрхүм абыстай - сул якта
Алар гаиләдә өч бала үскән. Олы абыйлары, сеңлесе бар. "Әни абый белән килен тәрбиясендә яшәде. Шулкадәр мәрхәмәтле иде ул. Урамнан узып баручыны да, өйгә кергән һәр кешене дә чәй эчертмичә чыгармады. Кешелекле булды. Әнә шул сыйфатларын безгә дә калдырып китте. Авария турында ишеткәч, бик авыр булды, - дип искә ала Гөлнара. - Башта фаҗига булган урында төшерелгән фотоларны күрдек. Беренчесендә бер бала сурәте шәйләнә. Әнә шуңа карап тынычландык. Бу - әнинең җаныдыр, дидек. Авариядән соң әнинең дини китапларын алып килеп бирделәр. Берсе дә ертылмаган. Әтинең дә төшкә кергәне юк иде. Әни дә керми. Безгә риза булып яталардыр инде. Каенанама икеләтә авыр. Бердән, кодагые үлде, "КамАЗ" машинасындагы Рамил дә аның энесе - безнең туганыбыз иде. Бу фаҗига тагын бер кат берләштерде".
"Аның кебек беркем була алмас"
21 яшьлек Рамил Габидуллин үлемгә каршы озак көрәшә. Якты дөньядан китәсе килми аның. Авариядә бер генә бәрелмәгән, сынмаган урыны калмаган егет берничә көн аңсыз ята. Зәй хастаханәсе табиблары ничек кенә тырышса да, Рамилне саклап кала алмыйлар. "Хәле авыр булса да, энебезне терелер дип көттек. Күңел гел яхшыны юрады, өметләнде. Үләсе көнне җайланып киткәндәй булды, - дип сөйли әнисе Гөлнурның апасы Гүзәл. - Шуңа да әниләре дә кайтып киткән, без дә бераз ял итеп алыйк дип яткан идек. Төнге бердә өзелүен хәбәр иттеләр. Рамил җомгага каршы төндә бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын сабыемның. Бу фаҗигане бәхетсезлек очрагы дип кабул иттек. Күрәчәгебез булгандыр инде. Без хәсрәтебезне уртаклашкан кешеләргә, барлык табибларга, хирургия бүлеге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтле".
Рамил мәктәпне тәмамлагач, Зәйдәге училищеда белем ала, аннары армиягә китеп бара. Солдаттан кайткач, әтисе кебек "КамАЗ" йөртергә теләвен әйтә. Егетнең теләгенә әти-әнисе каршы килми, йөк машинасын кредитка алып бирәләр. Фаҗига көнне, чөгендер төяп, Зәйдәге шикәр заводына барышы була аның.
Рамил акча эшләргә, үз гаиләсен корырга тели. "Бик акыллы гаиләдән бер кыз белән очраша иде. Сокланып туймас, бер-берсенә туры килә торган ярлар иде. Үзе дә бик акыллы иде. Кешелекле булуы белән яраттыра белде дә инде ул, - дип сөйли апасы. - Сеңлем Гөлнурга бик авыр. Алар - бик матур, тату гаилә. Таһир җизнәбез - Суык Чишмә авылыныкы. Без дә гел шунда кайтып йөрдек. Җизни белән апаның өч балалары бар. Рамил - иң олысы, аннан соң Диләрә, кечеләре Рәнис. Рамил буш вакытын гел 7 яшьлек энесе белән үткәрде. Безнең улыбызны да яратты. Безгә килеп керер дә башта мине кочып алыр, аннан соң малайларын ияртеп чыгып китәр иде. Кая гына алып бармады ул аларны?! Кинога да йөртте, паркларга да. Үзе дә тик тормады. Эштән арып кайтса да, сумкасын күтәреп спортзалга чыгып китәр иде. Әле аның бик күп хыяллары бар иде".
Рамилне соңгы юлга озатырга халык ташкын булып агыла. Дуслары да күп була. "Хәзерге заманда аның кебек егетләр аз. Эчми-тартмый иде. Нинди генә ярдәм кирәк булса да, шундук килеп җитә. Якын дусларны югалту бик авыр. Йөргән кызы да үзе төсле, тәртипле иде. Кызганыч, Рамил иртә китте", - ди Зәйдә яшәүче дусты Илназ Мисбахов.
Ул исән икән!
"МАЗ" руле артында Яңа Чишмә районы кешесе Алексей Быков була. 38 яшьлек йөртүченең машинасы белән Самарадан Чаллыга кайтып барышы була. Узган атнада Алексейның да гомере өзелгәне турында хәбәрләр чыкты. Зәйдә дә шулай дип беләләр. Шөкер, ул исән икән! Авыр тән җәрәхәтләре алган ир-ат хәзерге вакытта Чаллы хастаханәсендә дәвалана. Аның хәлен белер өчен Яңа Чишмә районына да шалтыратып карадык. Хатыны эшләгән оешма белән дә элемтәгә кердек. Әмма алар Алексей турында берни әйтә алмыйлар. "Өч балалары бар. Хәзерге вакытта хатыны да, барлык туганнары да аның янында. Нидер белсәк, бик булышыр идек. Хатыны телефонын алмый", - дип җавап бирделәр. Әмма безгә хатыны Ольга ханым белән дә элемтәгә керергә насыйп булды. "Аллага шөкер, иремнең хәле уңайланып бара. Хәзер инде гомеренә бернинди куркыныч та янамый. Ирем яшәячәк, безнең әле балалар үстерәсе бар. Мин гел аның янәшәсендә, - диде ул. - Авырлыклар артта калды, бары тик яхшыга гына өметләнәбез. Һәм шулай булачак та!" Без исә Алексейның савыгып аякка басуын, фаҗигадә гомере өзелгәннәрнең якыннарына исә сабырлык телибез.
Нет комментариев