Нинди авырулар кеше өчен куркыныч һәм алардан ничек сакланырга?
Мөгезле эре терлекләрнең кайбер авырулары кешегә йога ала, ләкин аларның йоктыру куркынычы һәм юллары конкрет авыруга бәйле.
Котырыну кеше өчен үлем куркынычы булып тора. Аны авыру хайван тешләгәннән, ачык ярага төкерек эләккәннән яки авыру терлек ите ашаганнан йоктырырга мөмкин. Вирус организмга төкерек аша үтеп керә һәм үзәк нерв системасына зарар китереп, нерв юллары буйлап тарала.
Ящур, яки афтоз бизгәге кешеләргә сирәк күчә һәм гадәттә җитди куркыныч тудырмый. Иммунитеты какшаган яки вирус йөкләнеше югары булган кешеләрдә куркыныч арта. Авыру хайваннар, аларның тиресе, көнкүреш әйберләре, чи ит, сөт продуктлары һәм су, шулай ук һава-тузан юлы аша зарарланган тире һәм лайлалы матдәләр аша йогышланырга мөмкин.
Ящур кешедән кешегә күчми.
Бруцеллез бактерияләр китереп чыгара, күп органнарны зарарлый һәм инвалидлыкка китерергә мөмкин. Ул авыру малдан яки аларны карау предметлары аша турыдан-туры контактта булганда, азыктан, шулай ук термик эшкәртелмәгән хайван продуктлары аша килә. Бруцеллез кешедән кешегә күчми.
Лейкоз авыруының мөгезле эре терлектән кешегә йогу очрагы әлегә теркәлмәгән, әмма вирус мутацияләнергә мөмкин. Авыру хайваннардан токсиннар җыела торган продуктлар куркыныч тудыра. Хайван белән турыдан-туры контактта булганда, сөт, кан, төкерек, сперма яки бөҗәк тешләгәндә йоктырырга мөмкин.
Иммунитеты какшаган бозаулар һәм сыерлар аеруча зәгыйфь. Бу авырулардан саклану өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, азык-төлекне җентекләп эшкәртү һәм хайваннар белән аралашканда сак булу мөһим.
Терлекләрнең сәламәтлеген тикшереп тору һәм фермаларда профилактик чаралар үткәрү кешенең чир йоктыру куркынычын киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia