Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нина Бекеева: «Бүгенге көндә дә кирәклегемне тоеп яшим»

 Хатын-кыз тормышта, бигрәк тә авылда тормыш  алып баручы, хуҗабикә һәм еш кына күп балалы әни дә. Ул тыйнак, эш яратучан, хезмәтләренең югары бәяләнүен дә көтми.  Менә шундый хатын-кызларның берсе Нина Леонидовна Бекеева турында сөйләргә телим.

Нина Леонидовна, 1941 – сугыш башланган елны, Буа районы Олы Фролово авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1953 нче елда бу гаилә безнең районның Корноухово авылына күчеп килә. 1959 елда дус кызы белән Чистай медицина училищесының акушерлык бүлегенә укырга керә. Укып бетергәч юллама белән Олы Әшнәк авылына кайта. Бер елдан Зюзино авылына фельдшер итеп күчерелә. Биш авылга  җигүле атта йөреп хезмәт күрсәтә. Ул биредә 1964 нче елга кадәр эшли. Ә аннан соң  9 елны Корноухово авылында акушер булып эшли. Күпме балага якты дөньяга аваз салырга булышырга, авыр хәлдәге хатын-кызларның тормышларын саклап калырга көч куярга туры килә аңа. 

- Тормышым  җиңел булды дия алмыйм,- дип искә төшерә Нина Леонидовна. –Сугыштан соң авыр еллар. Ашарга ризык юк дәрәҗәсендә. Крахмал кулланып үстек инде. Яз көне җир кардан арыну белән болынга чыгып кыргый суган, кыр сарымсагы (черемша), кузгалак (щавель) җыя торган идек. Ә гөмбәнең күплеген күрсәгез! Йортыбыздан ерак китмичә  генә 15 литрлы чиләкне тутыра идек. Аннан әбидән аны кыздырып бирүен сорыйбыз. Без гаиләдә өч бала идек. Миңа 14 яшь булганда әнием вафат булды. Безнең янда әтиебезнең әнисе яшәде. Ул безне бөтен йөрәк җылысын, мәхәббәтен биреп тәрбияләде. Өс киемнәребезне барлап, тәмле ашатып торды. Мин аңа гомерем буена рәхмәтлемен,- диде  Нина Леонидовна.

Бүгенге көндә аның иң олы куанычы – балалары, оныклары. Нина һәм Юрий Бекеевлар гаиләсендә өч бала, биш онык, бер оныкчык бар. Балалары туган нигезләреннән таралышканнар инде. Олы кызлары Галина һәм Сергей - Балык Бистәсендә, ә Ирина Казанда яшиләр.

Бекеевлар 1962 нче елдан бирле бер-берсен ихтирам итеп, гадел, гади тормыш алып баралар.

-Без Юра белән Корноухово авыл клубында 8 нче март кичәсендә очраштык. 18 октябрьдә язмышларыбызны бергә бәйләдек,- ди Нина Бекеева.

Инде менә 60 елга якын Юрий Михайлович белән Нина Леонидовна бергәлектә шатлык-кайгыларны уртаклашып гомер кичерәләр.

Тормыш булгач борчулар булмый тормый. 1973 елның октябрь аенда өйләрендә янгын чыга.

-Мин су алып кайтырга, ә Галя Иринаны балалар бакчасына озатырга китте. Өйдә әби белән Сережа. Аңа ул вакытта өч ай иде. Тәрәзәдән тышка-карга ыргытып чак өлгергәннәр. Кирәк- ярактан берни дә алып чыгарга өлгермәдек.  Өстебездә ни булган шуның белән урамда торып калдык,- дип сөйли Нина Леонидовна.

Ул вакытта авыл халкы төрле яктан булышкан аларга. Тик авылда калмаганнар. Район хастаханә табибы Фарук Мифтахов  тәкъдиме белән Балык Бистәсенә күченгәннәр. Кечкенә генә бүлмәдә алты кеше торганнар. Бер ел вакыт узгач, Юрий Михайлович район “Сельхозтехника” берләшмәсендә  тракторлар төзекләндерү цехы начальнигы булып эшли башлагач эш урыныннан йорт бирәләр. Алар бүгенге көндә дә шунда яшиләр. Нина Леонидовна 1975 нче елдан операцияләрдә катнашучы медсестра булып эшли башлый . Биредә ул 25 ел хезмәт куя. Намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

-Көнен дә, төнен дә эшләдек.  Тәүлекнең кайсы вакытында кирәк булсам шунда чакыра иделәр. Мичкә ут үрләтеп, камыр куясың. Аны басканда: ”Хәзер килеп җитәләр” дип уйлап торасың. Күп вакытта нәкъ шулай да була торган иде. Операция өстәле янында басып торганда башка йөзләп фикер килеп китә. “Әби мичне томаладымы, ис тиеп ятмыйлармы?”, дип тә уйлыйсың. Шулай да мин эшемне бик яраттым. Хезмәттәшләремә, аеруча хирург Виталий Константинович Волковка рәхмәтем зур,- дип сөйли Нина Леонидовна.

Ул сөйләгән вакытта мин йотлыгып тыңлап тордым. Аның тормышында нинди генә гыйбрәтле вакыйгалар булмаган. Һәм һәрберсе хәтерендә яхшы сакланган. Ачык, ягымлы, ихтирамлы ул кешеләргә карата. Кемгәдер үпкә саклап яшәми. Бекеевлар балаларына да шундый тәрбия биргәннәр. Хәзер шул тәрбия “җимешләрен”  үзләренә карата булган бала мәхәббәте сыйфатында тоялар. Балалары үзара дус яшиләр, ата-ана йортына еш кайталар.

“Сез бәхетлеме?”, - дигән соравыма, Нина Леонидовна: ”Мин үземне бәхетле саныйм. Тормышымның һәр көне гел шатлыклардан гына тормаса да үземнең кешеләргә ярдәм итә алганыма сөенеп  яшәдем. Бүгенге көндә дә мин иремә, балаларыма, оныкларыма кирәклегемне тоям. Бу бәхет түгелмени?!

Әлеге сүзләрдә бәхетле һәм озын тормышның мәгънәсе салынган.

 

”Нина Бекеева белән  1978 нче елдан 2001 нче елга кадәр бергә эшләдек. Ул бик тәртипле, җаваплы, чисталык (монысы бик мөһим) ярата. Операция ясый торган бүлектә һәрвакыт тәртип иде. Үз эшен яхшы белә. Яшь хирургларга да үз киңәшләрен бирә торган иде”,- ди Виталий Волков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса