Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әниләре чишендереп салкында калдырган өч бала реанимациядә дәвалана

Әниләре чишендереп салкында калдырган өч бала реанимация бүлегендә дәвалана, хәлләре тотрыклы, дип хәбәр итте РФ президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова.

Аның сүзләренә караганда, "бераз гына соңга калсак, нәтиҗә котылгысыз булырга мөмкин иде", дип яза "Интерфакс"
Мәскәү өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ксения Мишонова хәбәр иткәнчә, үзен һәм өч баласын салкында туңдырырга теләгән хатын-кыз Мәскәү астындагы бистәдә быелның гыйнвар башыннан бирле яши башлаган. Әлеге гаилә моңарчы балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе тарафыннан күзәтүдә тормаган.
12 февральдә Яңа Мәскәү территориясендә, салкында өч баланы ялангач килеш калдырган хатын-кызга карата ике һәм аннан күбрәк кешене үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуы турында билгеле булды.
Төрле дәрәҗәдәге туңу билгеләре булган балалар шәһәр хастаханәсенә китерелгән, хәзер алар биредә дәвалану ала.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kyshky-urmanda-nilre-yalangach-kaldyryp-chishendergn-balalar-reanimatsiyag-elkkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса