Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз. Чаллы авылында яшәүче Николай Дмитриевның гомер юлы зая узмаган

Хезмәт ветераны Николай Дмитриев үз тормышында, эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән

Каз. Чаллы авылында яшәүче хезмәт ветераны, районыбызның мактаулы гражданины Николай Ильич Дмитриевка шушы көннәрдә 85 яшь тулды.

Ул бар гомерен туган авылында намуслы, тырыш хезмәттә үткәргән шәхес. Яшьлеге, балалык чоры авыр, сугыштан соңгы җитешсез елларга туры килсә дә, зарлану, сыкрану сүзләрен ишетмәдем аның авызыннан. Болар, әти-әнисенең кечкенәдән үк балаларына төпле, яхшы тәрбия бирүләре нәтиҗәсе. Алар үз чоры өчен авылда шактый укымышлы, абруйлы гаилә булып исәпләнгәннәр. Әтисе Илья Наумович бар гомерен диярлек колхозда бригадир хезмәтен башкарган. Әнисе Мария Гавриловна белән алар тигез, матур гаилә корып берсеннән-берсе эшчән, хезмәт сөючән  биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Апаларының һәркайсы тормышта үз юлларын табып төрле тармакларда хезмәт куйганнар. Алар гаиләдә бердәнбер ир туганнары Николайны  укытучы хезмәтен сайларга кирәклегенә күпме генә үгетләп карасалар да егетнең күңеле  техникага тартыла.
Әти-әнисенең шаулы яшьлек елларында язмыш дигәнең  аларга да кыенлыкларны мулдан әзерләп куя. Николайга 4 яшь тулгач,  авылдашлары белән бергә аны да фронтка озаталар. Сугыштан авыр яраланып кайтса да алдагы нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып Илья Наумовичны кабат бригадир итеп билгелиләр. Ул сул кул белән язарга, эшләргә өйрәнә. Улы белән кызлары аның үҗәтләнеп сул кул белән төннәр буена нәрәд язып утыруын күзәтергә яраталар.
Алар да яшьтәшләре кебек кечкенәдән өлкәннәргә булышып, колхоз эшендә катнашып үсәләр. Яз башыннан бәрәңгене сортларга аерсалар, соңрак чөгендер, бәрәңге араларын чүп үләннәреннән чистарталар,фермада терлекчеләргә булышалар. Аннары колхозда терлек азыгы әзерләү чоры башлана. 7 нче сыйныфта гына укучы Николайга да иптәшләре белән  Чулман елгасы утрауларының берсендә айлар буена авылга кайтмыйча печән чабарга, аны киптереп җыеп өяргә туры килә. Булачак хатыны Евдокия ул вакытта әнисе Анастасия түти белән эшләүчеләрне аш-су хәстәрләп сыйлап торалар.  Каз. Чаллы авылы колхоз үзәге булса да биредә мәктәптә балалар башлангыч сыйныфны  гына укыйлар. Шуннан соң аларга күрше Иванайга йөреп 7 нче  сыйныфны тәмамларга, урта белемне  Котлы Бөкәш мәктәбенә йөреп алырга туры килә. Николай  мәктәпне тәмамлагач Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ул чорларда алар күбрәк Мамадыш районының Берсут авылы аша йөриләр. Туган авылына кайтканда Яңа Сала авылы мәктәбендә эшләүче, апасы яшәгән фатирда кунып калырга да туры килгәли аңа. Егет укуын тәмамлап колхозда эшли башлый. Озак та үтми аны хәрби хезмәткә чакыралар. Ул Красноярск шәһәрендә автомобиль батальонында хезмәт итә. Өч ел да бер ай хезмәт итеп егет туган авылына кайтып төпләнә. Күптәннән күз салып йөргән сөеклесе Евдокия белән гаилә корып җибәрәләр. Үз хуҗалыкларында берсеннән-берсе җаваплы вазыйфаларны башкара башлый. Техникумда алган инженер-механик белгечлегеннән тыш киң профильле механизатор, автомобиль йөртүче һөнәрләре тормыш юлында бик ярап куя. Шул ук вакытта производстводан аерылмыйча Казан авыл хуҗалыгы институтында укып 1972 елда аны уңышлы төстә тәмамлап агроном белгечлегенә ия була. Туган авылында инженер-механик булып эшләп йөргәндә район җитәкчелеге аны район үзәгендә төзелеп килүче «Селхозтехника» берләшмәсенә эшкә чакыра. Биредә берничә ел хезмәт куеп янәшәдә генә яңа йорт җиткезә, гаиләсен дә бирегә күченүен сорыйлар аннан. Әмма тормыш юлдашы Евдокия Ивановна күченүдән баш тартканга ул яңадан авылына кайта. Биредә аңа гомере буена үзенең яшьлек елларында ук сайлаган белгечлеге буенча тырыш хезмәт куярга туры килә. Өч бригаданы берләштергән колхоз район күләмендә иң зурлардан санала. Материаль-техник базасы да елдан-ел үсә,  ныгый, киңәя. Һәр елда диярлек яңа, заманча эшләнгән техникалар, агрегатлар, автомашиналар кайтарыла.  Ел әйләнәсе эштән бушамаган чылбырлы һәм көпчәкле тракторларның гомуми саны гына да 41гә җитә. Шуңа карамастан аларның барысын да төзек хәләдә тотарга тырышалар. Ә болары инде колхозның баш инженеры һәм аның  кул астында эшләүче технолог-механикларның нәтиҗәле хезмәт куюларына бәйле. Районыбызның данлыклы бу шәхесе 50 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куйган. Район җитәкчелеге җаваплырак эш урыны тәкъдим итә аңа. Николай Ильич Дмитриев 17 ел дәвамында туган җирендә Каз. Чаллы авыл Советы рәисе вазыйфаларын башкарды. Ул чорларда авыл җирлегендә күп кенә әһәмияле эшләр башкарыла. Тырыш хезмәте хөкүмәтебез  тарафыннан берничә медаль һәм күкрәк билгеләре белән бәяләнә. Ул  «Районның мактаулы гражданы»  дигән исемгә лаек була.

 

Дәвамы газета битләрендә.

Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса