Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттәшебез Санкт-Петербург каласында булып кайтты

Узган ялларда илебезнең икенче башкаласы дип йөртелгән Санкт-Петербург каласында булып кайтырга насыйп булды.

 Үз вакытында әнием Мөхәммәтхәсән кызы Рауза җәмәгатем белән миңа: “Бу шәһәргә сәяхәт кылырсыз әле. Без әтиегез белән 1960 нчы елларда барган идек. Тарихы бай, үткәннәрне белергә кирәк”,- дигән иде.
90 нчы еллар башында республикада нәшер ителгән “Хәтер “ китабында хатынымның бабасы Фәсхиев Низаметдинның шушы шәһәрдәге  башка солдатлар белән туганнар каберлегендә җирләнгән булуы турындагы мәгълүматны укыгач теләгебез бермә-бер артты.
Тик, һәрвакыттагыча тормыш үзенең төзәтмәләрен кертә торды, бергә барып булмады.
Ниһаять, мәшәкатьләрне читкә куеп кызым Диләрә белән юлга чыктык.  Гаҗәп инде, тизлек заманында яшибез. Җомга намазын туган авылда укып, төнге сәгать 12 дә  Петербургта кунакханәдә идек. Иртән беренче эш итеп Пискаревский мемориалына(туганнар каберлеге) юл тоттык. Көне дә матур булды.  Безнең кебек аерым, шулай ук төркемнәр белән килүчеләр дә күп иде. Туганнар каберлекләре еллар тәртибендә урнашкан.  Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Мәрхүмнең җирләнгән урыны төгәл билгеле булмау сәбәпле,шартына туры китерергә тырышып аның һәм шәһитләрдән киткән башка әрвахлар рухына дога кылдым. Кабуллардан булсын! 
Өстән ниндидер бурыч төшкәндәй булды, җаным тынычланып калды. Шунда ук Ленинград шәһәре блокадасына багышланган зур булмаган музейга кердек.
Сәяхәт вакытында шулай ук кенәз Йосыповлар йорты,  Рәсәй патшаларының җәйге резиденцияләре (Царское Село), Исаакиевский Соборы белән  таныштык.
“Әманәтең бар икән – сакла!”,- дигән әйтем бар.  Әманәтеңне үтәдем дип саныйм, әни!

Нияз Шәйдуллин.
Анатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса