Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нигә, әни, нигә картаясын, дөнья шундый матур чагында

Балаларга багышланган гомер

Чал чәчле, йөзләренә җыерчыклар сарылган әнигә карасам, күңелемә сагыш йөгерә. Ирексездән, “Нигә, әни, нигә картаясын, дөнья шундый матур чагында” дигән җыр юллары искә төшә, күңел моңсуланып куя. Эх, кире кайтарырга иде әнинең яшь чакларын! Юк, булмый шул. Үзем дә бит иллегә житеп киләм. Ә мин әнинең төпчек баласы. Бар иде әнинең чибәрлеге дә, затлылыгы да! Аның икегә үреп салган кара озын толымнарына сокланмыйча калмыйлар иде.

  Гомер дигәнең бер мизгел сыман, үтә дә китә икән. Күпне күргән әни, әмма сабыр, түзем булган ул. Алты баланың һәрберсе өчен кайгырып, аларны башкалар алдында ким-хур итмәс өчен  сызылган бит ул маңгайдагы буразналар. “Балаларың күп, ничек ризык әзерләп бетерәсең шундый зур гаиләгә?”, - дип гаҗәпләнә иде таныш-белешләр. “Бер авырлыгын тоймыйм”, - дия иде шул чакларда әни. “Үземнең балаларым бит. Алты бармакны тешләп карагыз. Барысы да авырта. Балалар да шулай, барысы да йөрәк бәгыреннән өзелеп төшкән, шуңа да кадерле, газиз алар”.

Әни янында күбрәк мин булдым. Бала чакта әнием озак яшәсә иде, дип теләдем. Аллага шөкер, гомерле булды әнием. Бергә сөйләшеп утырганда ул еш кына әти-әнисен сагынып, алар янәшәсендә үткән яшьлеген искә ала. Сугыш елларындагы күргән михнәтне, ничек тырышып хезмәт куйганын сөйли.

... Март, 1942 ел. Авылга вербовщиклар килгәч, анан өлкәнрәк иптәш кызлары еракларга эшкә китәргә җыенганнарын белеп, ул да авыл советына килеп метригын алып килә. Ләкин әнисе беркайда да бармыйсын диеп каршы килә.  Балаңны чит җирләргә җибәрү ансатмени?! Уналты яше дә тулмаган килеш ул туган Кызыл Армия районы Каргалы авылыннан чыгып китә. Районнан җыелган барлык кызлар ризык белән төенчикләрен ат арбаларына төяп  Норлатка барып җитәләр. Товар ташый торган поезд идәненә утырып Иваново шәһәренә килеп төшәләр. Анда аларны фатирларга урнаштыралар. Әни иптәш кызлары белән бер ялгыз әбидә торалар. Аларны тимер юл төзүгә эшкә билгелиләр.

  • Башта юлларны ремонтларга өйрәндек. Вакытлыча шпалларны салып чыгабыз, рельсаларны беркетәбез, без салган юл буенча поездлар килеп торф белән тулы вагоннарны алып китәләр.  Торф сугыш вакытында ягулык буларак кулланыла иде. Аннары тимер юлны сүтеп икенче  урынга  салабыз.  Эштән арып-талып кайтып тәмле йокыга гына китәсең,  авария булган дип уяталар,  төнге 12 ләрдә рельсадан төшкән вагонны күтәрергә барабыз.Кайтып кына җитәбез, эшкә барырга вакыт җитә.  Яшь чак, нык чак булган, - дип сөйли әни, нинди көчле,  булуларына гаҗәпләнеп. - Ашханәдә талон буенча ашаттылар безне. Эшләгән өчен акча да, тукыма да бирәләр иде. Бераз русча сөйләшергә өйрәндек. Бер ел эшләгәч ялга җибәрделәр. Аннары урманга агач кисәргә куйдылар. Наратны ике яклы кул пычкысы  белән бер яктан кыек, икенче яктан  туры кисәбез дә, 6 метрлы агач ботаклары күп булган якка үзе ава. Бер ел яшелчә бакчасында хезмәт куйдык.  Эшләгән акчаны тотмаска тырыштык. Ялга кайтканда яхшы кием алып кияр өчен, талоннарыбны саклый, акчага, ипигә алыштыра идек. Авылдагы кызлар кигән киемнәребезгә кызыгып,  безнең белән ияреп баралар. Авыр хезмәткә түзә алмыйча, качып китүчеләр дә булды. Андыйларга ул чакта чаралар катгый иде.

Иваново гомер-гомергә тукыма җитештерү буенча дан тотты. Ялга кайтканда эшләп алган ситцаны алып кайтыр өчен базарда агач чана сатып алабыз. Бервакыт шулай поезга кергәндә мине этеп-төртеп иң ахырга калдырып, капчыгымны кисеп ипиләремне урладылар, күп әйберләрем коелып калды. Казаннан авылга кадәр җәяү кайта идек. Юлда талаучылар бар дисәләр дә, аларга юлыкмадык. Шулай итеп 4 ел эшләдек. Ничек кенә авыр булмасын, күңел төшенкелегенә бирешмәдек. Әни-әти, туганнар исән-сау кайтканыма бик сөенделәр, - ди әнием.

Чистай якларында урманнар юк. Өй салу нияте белән Галиәскәр бабам белән Таифә әбием Балык Бистәсенең Камский поселогына күчеп киләләр. Әни балалар бакчасы ашханәсенә повар булып эшкә урнаша. Кияүгә чыккач бар гомере Балык бистәсе районында уза. Нарат урманы эчендә урнашкан бу авылны, шунда гаилә тормышын  башлаган еллар, туганнар ярдәме белән йорт салып кергән вакытларны, биш кыз арасында туган бердәнбер  улларын көтеп алу турындагы хатирәләр кадерле ядкарь булып йөрәгендә саклана аның.

  • Җәй көне апаңнар каен, кура җиләге, карлыган  җыярга  урманга китәләр. Җиләкне карлы базга куеп торам, иртәгесе көнне иртүк кәрҗиннәргә тутырып,  пристаньга кадәр 7 километр җәяү юл үтеп, трамвай белән Чистайга барып сатам. Җиләкләр эре, кызарып пешкән, шунда ук алып бетерәләр иде. Кибеткә кереп ризыклар, киемнәр алып, тулы кәрҗиннәр белән өйгә кайтам. Көз җиткәч, Чистай халкына гөмбә сатып акча эшли идек, - дип сөйли әни.

Әтием Гомәр гомере буе шофер булып эшләде. “Яшь чагында да бик көчле иде. Рульне нык тота, нинди пычракларда да батып калмый иде”, - дип искә ала әни.

 1970 елда әти Анатыш авылына күчәргә карар кыла. Колхоз фатир бирә. Әти  “Урал”, “ГАЗ-53” машиналарында эшли, әни яшелчә бакчасында  хезмәт куя. Тик йортын, урманны, сихәтле чишмә суын,  күршеләрне бик сагына. Алты елдан соң авылдагы йортны күчереп безнең гаилә Балык Бистәсендә яши башлый.

Инде менә 41 ел гомер узып киткән. 2017 елның нояберендә әнигә Фәүзия Галиәскәр кызы Габдрахмановага  туксан яшь тулды. Аны котларга район хакимияте, халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре килде, балалары, оныклары кайтты. Барабыз өчен дә дулкынландыргыч, шатлыклы мизгелләр иде бу. Бергәләп истәлек фотосына төштек. “Озакка түгел, 95 яшьлек юбилееңа кадәр генә саубуллашабыз” – диделәр кунаклар. Амин, шулай булсын! Түгәрәк юбилейларны бергәләп каршы алсак иде, әни!

Тансылу Минһаҗева.

 

 

  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса