Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ӘНИЕМНЕҢ АВЫР СУЛЫШЫ

Газиз Әнием, сагынам сине...бик сагынам... кичер мине... син Җанымда минем....


Гомернең беренче авазы
Әнием йөрәк тибеше.
Әниемнең авыр сулышы
Җаным беренче тибеше!

Иң бәхетле ана газабы -
Баланың беренче елавы.
Иң бәхетле бала газабы -
Ана карынын ташлавы...

Тәүге караш ана күзенә-
Ул иң тәүге мәхәббәттер!
Ана гомеренең тәхете
Газиз баласы бәхетедер...

Әнигә җитә сөеп караш
Наз тулы моңсу күзенә.
Иң газаплы ана газабы -
Бала очырту үзеннән...

Кайтыйк ешрак өебезгә
Әни көткәндә өзелеп...
Без онытсакта, ул көтәчәк-
...киткәч - ул елар терелеп...
Яшәгезче озак Әниләр!!!
25.11.2017

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев