Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нәҗибә апа Ихсанова вафат

Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы вафат булды.

Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәге хәбәр итте. 

«Камал театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – дип языла әлеге хәбәрдә.

Нәҗибә Ихсанова белән хушлашу мәрәсиме 15 март, 11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.

Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/tirn-kaygy-nib-ikhsanova-vafat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса