Ни өчен Балык Бистәсе урамнарында зур чүплек
Быел язның бик иртә килүен күпләр сөенеп кабул итеп һәр кем үз йорт тирәсен чистартып тәртипкә китерде.
Гадәттәгечә, район үзәгендә яшәүчеләр һәм авыл халкы да калын кар астыннан чыккан чүп-чарны арбасына тутырып көнкүреш калдыклары өчен җайлаштырылган контейнерлар янәшәсенә илтеп түгәләр. Әлбәттә инде тәртип, әдәплелек төшенчәләрен белеп бетермәүчеләр, яисә тиешле таләпләрне бөтенләй санга сукмаучылар елга, ерганакларны “күмдерү, тигезләү” эшенә алындылар. Бу хәл шимбә-якшәмбе көннәрендә аеруча массалы төскә әйләнде. Әле ярый ул контейнерлар янәшәсенә бакчада кисеп сирәкләнгән агач ботаклары белән йорт тирәсеннән чыккан чүп кенә ташланса, аеруча ваемсызраклары сараеннан чыккан тирес белән иске җиһазларны ташлаудан да читенсенмичә.
Үзебезнең “Кирпичный” территориаль җәмәгать үзидарәсе биләмәсендәге контейнер янында үзем дә беркадәр вакыт күзәтеп тордым. Шушы ярты сәгатьләп вакыт эчендә дистәгә якын кешене борып җибәрергә туры килде. Арада җәмгыятебездә зур абруй казанган гражданнар белән дә очраштык.
-Бу арбаңны нигә инде махсус полигонга гына илтеп түкмисез, -дип беренчесеннән сорагач, ул ябык шул, кире борып җибәрделәр, дип җавап кайтарды. Кызганыч, телефонны үзем белән алмаган идем. Кире өйгә кайтып телефоннан Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән элемтәгә кердем. Берничә минуттан җитәкче хәлгә ачыклык кертеп, миңа әлеге хәбәрнең ялган булуын җиткерде. Чынбарлыкта исә район үзәгендәге чүп түгү полигоны апрель-май айларында тәүлек буена эшләү режимына күчкән. Бу хакта инде, районкүләм киңәшмәдә ишеткән булсам да, абруйлы хезмәт кешесе әйткәч, ышанган идем. Бары тик, әлеге полигонда әллә соң, якшәмбе ял көне булганга кабул итмиләрме икән дип кенә ачыкларга уйлаган идем. Нәтиҗәдә, әлеге дәрәҗәле хезмәткәр минем өчен ялганчы булып чыкты. Иң әһәмиятлесе, бирегә ике ай дәвамында райондашларыбызга чүпләрне түләүсез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында китереп бушатырга мөмкин. Башкарма комитетында шулай диделәр.
Әлбәттә инде, шушы вакыйгадан соң районыбыз күләмендә дәрәҗәле урын биләүче әлеге кешегә карата күңелем суынды. Ә аның хезмәт урыны мондый хәлне һич кенә дә кичерә алмый, дөресен генә әйткәндә, шул минуттан бу һөнәр ияләренә дә ышанычым кимеде.
Район үзәгендә чүп түгү контейнерлары бары тик җирле халыктан җыелган көнкүреш калдыклары өчен исәпләнгән. Кулланыштан чыккан диван, иске өстәл, ватык урындыклар һәм файдалануга яраксыз олы габаритлы әйберләрне әлеге мәйданчык янәшәсенә ташлау катгый тыела. Шулай булгач, андый гражданнарны чын-чынлап җавапка тартырга мөмкин.
Автор Идрис Аметов.
Дәвамын газета битләрләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia