Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нәзирә Зиннәтуллина - ипи пешерү остасы

-Әллә кечкенәдән инде туган авылым Олы Укмастан район үзәге - Балык Бистәсенә килгәндә тирә-юньгә хуш ис бөркелгән ипи тәме еракларга таралып мине үзенә нык җәлеп иткәндер.

Шуңа урта мәктәпне тәмамлагач ике дә уйламыйча район икмәк пешерү комбинатына юл тоттым. Ул чорлардагы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәмит абый Идрисов артык сораулар биреп тормыйча эшкә кабул итте. Бирегә беренче мәртәбә аяк баскан минуттан башлап хәзмәттәшләрем Нәгыймә, Гөлирә, Гөлсара апаларга рәхмәт, бик җылы каршы алдылар. Ипи пешерү нечкәлекләренә төшендерделәр, үзләренең бай хезмәт тәҗрибәләре белән дә теләп уртаклаштылар.

Әллә шуңа инде утыз сигез ел дәвамында менә, кайбер хезмәттәшләрем сүзе белән әйткәндә, һич кенә дә башка җиңелрәк эшкә күчәсем килмәде. Аннары, элеккеге еллар белән чагыштырганда эшемне дә алай авыр, киеренке дип әйтә алмыйм.

Дөрес, элеккеге еллардагы кебек капчык-капчык оннарны кул белән күтәреп ташулар юк инде хәзер. Бирегә килеп эшли башлаган елларымда ике-өч төрле дүртәр тонна икмәк пешерә идек. Ә бүгегесе көнне без халык соравы буенча 5-6 исемдә уртача алганда һәркөнне 3 әр тонна хуш исле ипи җитештереп сатуга чыгарабыз. Эшемне яратып башкарам. Хезмәтемә күрә хәзер инде түләү дә бик яхшы, канәгатьләнерлек. Иң куанычлысы, райондашларыбыз да эшебездән канәгать калалар. Бик теләп үз күңелләренә охшаган продукцияне килеп сатып алалар. Әлегә, район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар сыйфатыннан зарлану сүзләре ишеттергәннәре юк. Барыбыз да үзара ярдәмләшеп дус, тату эшлибез. Беренче көннәрдән үк чисталыкка-пөхтәлеккә зур өстенлек бирәбез. Минемчә, болар бар да безнең хезмәттә иң әһәмиятле факторлар булып тора.
 
Идрис  Амитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса