Нәзер тел белән әйтелергә тиеш
«Дин һәм без» сәхифәсенә сораулар килү дәвам итә.Шуларның берничәсен без дин әһелләребезгә юлладык һәм җавапларын сезнең хозурыгызга җиткерәбез.
– Әйткән нәзереңне үтәмәү гөнаһмы?
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Нәзерләр әйткән, әмма үтәмәгәннәргә Аллаһы белән очрашканчыга кадәр монафикълык сыйфаты язылыр», – диде. Нәзерне үтәмәгән саен, кешегә гөнаһ язылып бара. Кеше әйткән нәзерен үти алмаса, ул ун мескенне ашатырга яки ун мескенне киендерергә, йә булмаса, кол азат итәргә тиеш. Хәзер коллар юк. Мескеннәрне киендерергә, ашатырга акчасы булмаса, ул өч көн рәттән ураза тотарга тиеш.
– Нәзерне кычкырып әйтү мәҗбүриме? Күңелдән генә әйтелсә дә җитәме?
– Нәзер тел белән әйтелергә тиеш. Күңелдән бер нәрсәне эшләргә уйлау ул әле нәзер түгел. «Аллаһ ризалыгы өчен шуны эшлим», – дип тел белән әйткән сүз генә нәзер булып санала.
-Кеше исән чакта әйткән нәзерен үтәп өлгерә алмаса, аның нәзере гаиләсе, туганнары өстенә каламы? Әллә һәркем үз нәзерен үзе үтәргә тиешме?
– Әгәр кеше исән чакта нәзерен үтәп өлгерә алмаган булса, моны аның малыннан туганнары эшли. Әгәр мәрхүм сәдака бирергә ниятләгән булса, аның мирасыннан сәдака бирелә. Корбан чалам, дип әйткән нәзере калган булса, аның малыннан корбан чалына.
– Сөлек салдыру ислам диненә каршы килмиме?
– Килми. Сөлек салдыру – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Ул Әюб галәйһиссәламнән килә.
– Мөселман кешесенә ат итен ашарга ярыймы?
– Ярый. Безнең кайсыбер өлкәләрдә яшәүче татар халкы ат итеннән башка бүтән бер итне дә ашамый.
– 70 мең тәһлил әйтү динебездә бармы ул?
– Китапларда бу хакта хәбәр итүче аять-хәдисләрне белмим.
– Ни өчен җәннәткә керүчеләрнең яше нәкъ менә 33 яшь?
– Бу гомер саны хәдисләрдә искә алына. Галимнәребез моны “кешенең иң тулып җиткән, камилләшкән вакыты” дип аңлаталар.
– Хәзрәт, мәет ашларында, Коръән укытканда дога кылган вакытта, халык имам артыннан гел “амин” дип әйтеп тора. Соңыннан гына әйтсәң булмыймы?
– “Амин” сүзе “Йа Раббым, бу доганы кабул кыл” дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә берәр кешенең догасына кушылып торганда яки тагын да хәерлесе – үзегез дога кылганда, һәр тәмамланган җөмләдән соң “амин” дип әйтсәгез була. Шулай ук дога кылып бетергәч, ахырында бер тапкыр гына “амин” дип әйтү дә җитә. Аларның барысы да кабул ителә. Безнең халык дога кылу мәсьәләсен нигәдер катлаулы итеп күрә. Ә бит чынлыкта дога кылу өчен күңелеңне Аллаһка юнәлтеп, үзең белгән телдә ихластан сорасаң да җитә. Аллаһ барлык телләрне аңлый һәм Үзе Коръәндә: “Миңа дога кылыгыз – Мин сезгә җавап бирермен”, – дип әйтә. Шуңа күрә дога кылырга иренмәгез, оялмагыз.
Бүгенгә килгән сораулар шушы иде.
Сорауларыгыз туса, шалтыратыгыз безгә 89053262753. Без сезнең өчен һәрвакыт ачык
Нияз Шайдуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia