Наркотикка бәйле җинаятьләр теркәлмәгән
Узган атна ахырында Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиясенең агымдагы елдагы беренче киңәшмәсе булды.
Анда полиция участок уполномоченныйларының, җирле үзидарә органнарының наркотик, психотроп матдәләр ясау һәм куллану притоннарын ачыклау буенча уртак эшчәнлеген оештыру; яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауда «Форпост» берләшмәләренең тоткан роле; наркотик, психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча район үзәк больницасы күргән чаралар, авыл җирлекләре башкарма комитетларының наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга каршы эшчәнлекләре турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырышны район наркотикларга каршы комиссиясе рәисе урынбасары Вячеслав Токранов алып барды.
Район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Илдар Тимербулатов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике административ хокук тәртибе бозу факты ачыкланган. Бер кеше диагностик тикшеренү узудан баш тартканы, икенчесе табиб билгеләвеннән тыш наркотик матдә кулланганы өчен җавапка тартылганнар. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинятьләр теркәлмәгән. Балык Бистәсе территориясендә притоннарга җыелып наркотик һәм психотроп матдәләр ясау һәм куллану кебек күренеш тә юк икән.
Даими рәвештә бу афәткә каршы оператив-профилактик чаралар уздырыла. Рейдлар вакытында наркотик, психотроп матдәләр кулланучы балигъ булмаган үсмерләрне, аларны бу яман гадәткә тартырга омтылучыларны ачыклауга зур игътибар бирелә.
11-23 мартта үткәрелгән “Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе кысаларында мәгариф учреждениеләрендә район территориясендә наркоманиягә каршы көрәш, тәмәке тарту, алкоголизм, наркоманиянең сәламәтлеккә зыяны, наркотикларны кулланган, саклаган, саткан өчен нинди административ, җинаять җаваплылыгы каралганлыгына багышланган лекция, әңгәмәләр оештырылган.
“Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Илшат Кәримуллин яшьләрне, үсмерләрне наркомания, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрдән аралау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларның буш вакытларын мавыктыргыч итеп оештыру өчен күрелгән чаралар турында сөйләде, алда торган планнары белән таныштырды.
Район үзәк больницасының наркотик, психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча алып барган эшчәнлеге турында табиб-нарколог Зөлфия Гайнетдинова сөйләде. Бүгенге көнгә наркологик кабинетта «Наркотик матдәләрдән бәйлелек синдромы» диагнозы белән 7 кеше исәптә тора. Профилактик исәпкә 12 кеше куелган. Алар арасында балалар һәм үсмерләр юк. Соңгы җиде елда наркотик һәм психотроп матдәләр белән агуланып үлүчеләр теркәлмәгән.
Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга каршы тору, халык арасында аңлату эшләре алып бару юнәлешендәге эшчәнлекләре белән таныштырды.
Утырышта көн тәртибенә куелган һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.
Илгиз Җамалиев.
фотоtrudsaf.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа