Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нарасыйның йөзен скальпель белән кискәннәр

Бер хатынның баласын ярып алганда табиблар шундый саксызлык күрсәткән. Чиләбе өлкәсенең Кыштым дәваханәсендә бер хатын бала тапканда акушерлар сабыйның йөзен скальпель белән кискән.

  Монда алар яшь әнинең үзен гаепли. Югары Уфалейдан булган хатын сабыен үзе тудырырга тиеш була, тик соңгы мизгелдә бала әйләнеп ята һәм аңа кесарево ясарга туры килә. Башта 19 яшьлек кызга эпидураль анестезия ясаганнар, тик ул барысын да тоюын әйткән. Шуннан соң аңа инъекция ясыйлар, һәм ул йоклап китә. Соңрак ярып алган вакытта баланы скальпель белән яралаганнар. Сабыйның әбисе раслаганча, табиблар монда ананың үзен гаепли, янәсе ул чәбәләнеп яткан, дип яза Кызыл таң.   Хәзерге вакытта яшь әни бала тудыру йортында, 27 гыйнварда аның температурасы күтәрелә, тик баланы берничә көннән соң гына аның яныннан алганнар. Каенанасы бу вакытта да авыруга баланы имезергә бирүләренә ачулана. Моннан тыш, хатын киленен салкын палатага урнаштырганнары һәм күпсанлы шикаятьләрдән соң гына җылыткыч алып килгәннәре өчен бала тудыру йортын бик тәнкыйтьли.

 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27975

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса