Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намус белән үти бурычын

Балаң хакында җылы, күңелләрне күтәреп җибәрә торган матур сүзләр ишетү һәркем өчен күңелле хәл.

Әле күптән түгел генә Татарстан Яңа гасыр Телевидениесе каналыннан якташыбыз Балык Бистәсе егете, бүгенгесе көнне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче батыр егетебез Айдар Галимов турында тапшыру караганнан соң ничектер кулыма каләм ала алмыйча озак кына уйланып йөрдем.

Районыбыз егетләренең чит җирләрдә бер дигән итеп үз вазыйфаларын башкарулары сөенечле хәл билгеле. Бу әти-әниләренә генә түгел барыбыз өчен дә зур горурлы…

Ә бала яхшы тәрбияне гаиләдә ала, диюләре хак сүзләр. Айдар да кечкенәдән үк кыю, соңыннан физик яктан нык һәм курку белмәс егет булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач ул Казан шәһәрендәге төзелеш техникумына укырга керә. Әмма, күңелен биреп, тырышып укып йөргәндә бер елдан соң аны хәрби хезмәткә алалар. Егетне иң элек уку-өйрәнү үтү өчен Пенза шәһәрендәге артеллирия учелищесына җибәрәләр. Аннан соң ул Ленинград өлкәсендәге Луга шәһәрендәге хәрби частьтә хезмәтен дәвам иттереп кайта.

Идрис  Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса