Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мыекбай дусларыбыз

 Безнең өйдә һәрвакыт мәчеләр яшәделәр.  Араларында берсе аеруча акыллы, ягымлы иде. 

 Аларның төп эше йортны  тычкан-күселәрдән саклау. Бервакытны ирем:  «Безнең мәче ялкауланды бугай. Тычкан аулаганы да күренми», - ди. Шуннан мин: - Ласка, әйдә әле  күрсәт булганлыгыңны - дидем.

Ул  мине аңлады. Ярты сәгатьтән  тычканны эләктереп килде, уйнарга балаларына бирде. Башка көннәрне саранча, күбәләкләр, кәлтә дә алып кайткалады.  Җәен алар минем белән гел бакчада. Алмагачларга менәләр, тырнакларын үткенлиләр.

Балык чистарта башласам да алар минем  янымда сырпаланалар. Үз өлешләрен көтәләр, рәхәтләнеп шунда ук ашыйлар. Тамаклары туйгач чистарыналар.

Светлана КУТЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса