Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Муниципаль район җирлек сайлау комиссиясенең беренче утырышы булды

Биш ел дәвамында ул үзгәртелгән яңа составта эш алып барачак.

Җирлек сайлау комиссиясе вазыйфаларын янәдән Марат Хәсәновка йөкләделәр. Ул бу комиссияне егерме еллап җитәкли һәм сайлауларны оештыру, үткәрү буенча бай тәҗрибәсе бар. Марат Хәсәнов комиссиянең составы белән таныштырды, көн кадагындагы мәсьәләләр белән таныштырды.

Утырышта оештыру мәсьәләләре каралды. Сайлау комиссиясенә урынбасар һәм сәркатип сайладылар. Яшерен тавыш үткәрү өчен исәпләү комиссиясе билгеләделәр.

Күп тавыш белән урынбасар итеп район авыл хуҗалыгы консультанты Рөстәм Сәләховка тавыш бирделәр. Ә сәркатип итеп районның Башкарма комитет бухгалтер бүлегенең белгече Нәсимә Әхтәмова сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссия