Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновның медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлавы

Бүген Медицина хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан район башлыгы Илдар Таҗетдинов бәйрәм котлавы юллады.

 “Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез–Медицина хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм!
Бүген сәламәтлек саклау–социаль үсеш өлкәсендә алгарышлы юнәлеш булып тора. Медицина хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы сәламәтлек саклау системасы үстерүнең нигезе.
Сәламәтлек–иң зур байлык, аннан башка бәхетле тормышны күз алдына да китереп булмый. Шуңа да сезнең хезмәт бик кирәк һәм хөрмәткә лаек.  Сез меңәрләгән кешене авырулардан коткарасыз, гомерләрен саклап каласыз.
Көндәлек хезмәтегез, кешеләргә карата мәрхәмәтле игътибарлы карашыгыз тирән хөрмәткә лаек.
Сезгә якыннарыгызның мәхәббәтен, игътибарын тоеп яшәүне , эшегездә уңышлар, бәхет телим!–диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев