Мөслимә Ярмөхәммәтова: " “Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән ашап үстек"
Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен бик авыр, шул ук вакытта зур сынау еллары булды.
Ул вакытта игенен дә игәргә, эшенә дә барырга, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә кирәк була. Әмма тылдагылар сынмый, сыгылмый. Сугышның беренче көннәреннән үк, халык туган илен - газиз Ватанын сакларга күтәрелә. Җиңү көннәрен якынайтуга, колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Сугышның мәхшәре Яңа Арыш авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт һәм ачы күз яшьләре булып төшә. Бөек Җиңүгә 76 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен бик сиздерә. «Әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар күзләрен дә алмыйча әтиләрен, мөлдерәмә тулы күз яшьләре белән хатыннар газиз ирен, абыйсын, сөйгән ярларын көтә. Авылдагы яше, карты, бала-чагасы колхоз эшендә көне - төне хезмәт итәләр.
Мин дә, авылыбызның күпне күргән, күпне кичергән, зур тормыш юлы үткән ак яулыклы әбиебез Мөслимә Ярмөхәммәтова белән таныштырып үтәсем килә. Аларның гаиләсен сугыш афәте читләтеп үтми. Әтисе Габделхакка да чакыру килеп ирешә. Ул 1941 нче елның җәй ае була.
- Мин әле ул вакытта 4 яшь тә тулмаган сабый бала идем. Капка төбендә утырган вакытыбыз иде. Әти барыбызны да җыеп, әнигә әйтәсе сүзләрен җиткерергә ашыкты: балаларны авыр эшләргә кушма, кайтмый калсам, соңгы сүзләрем шушы булыр, дип ахыргы сүзләрен әйтте, -дип искә алды Мөслимә апа. Әтиләре 1941 нче елның беренче көннәреннән үк сугышка китә,аңа кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Соңыннан гына «Хәбәрсез югалган» дигән хәбәр килә. Әлеге кайгыны бик авыр кичерәләр.
- Сугыш вакытындагы күргән авырлыкларны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Ашарыбызга булмады, запас та юк иде ул вакытта. Әни белән биш тамак. Керосин, шырпы, тозы да юк. Балтырган, сәрдә, кычыткан, атлык, каен бөресе, элмә безнең туклану чарасы иде. Ә алабутадан күмәч ясадык,- ди Мөслимә әби, күз яшьләрен сөртеп.
«Алабута күмәчләре
Ник суларга акмыйсың.
Чиләк ярым ашасам да,
Йөрәгемә ятмыйсың.
И элмәкәй, элмәкәй,
Кояшларда киптең син,
Күпме сабый балаларның
Башларына җиттең син»,
- дип шигъри юллар сөйләп китте әбекәй. Ул аның үзәк өзелгән вакытта туган җырлары. Әнисе көне-төне эшли. Гаиләсен тукландыра, аякка бастыра. Балалар үзләре дә бик тырыш булып үсәләр. Комбайнда иген сугу, болыннарда печән чабу дисеңме, сарык йоннарын алу, урман кисү, ерак фермага күтәреп салам ташу - барысын да алар башкара.
Мөслимә әби кебек бик күп балалар ятим калганнар. “Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән ашап үскән алар. Авыр еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде, дибез. Үткәннәрдән башка киләчәгебез юк. Ул чорның данлы улларына һәм кызларына игътибарыбызны киметмик. Мөслимә әбигә саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән исән- сау яшәвен телим.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа