(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Федераль саклау хезмәте 1 октябрьдән кышкы туристик сезонга күчү сәбәпле, Мәскәү Кремле музейларының эш вакыты кыскарачак, дип яза "Известия".
"2017 елның 1 октябреннән кышкы туристик сезонга күчү сәбәпле, Мәскәү Кремле музейларына килүче туристларны экскурсиягә 10:00 - 17:00 сәгатьләрдә генә кертәчәкләр ", - диелә әлеге идарәнең матбугат хезмәте хәбәрендә. Кремльдә кышкы вакыт 14 майда тәмамлана.
Шулай ук Федераль саклау хезмәтендә искәртелгәнчә, пәнҗешәмбе көнне Мәскәү Кремле музейлары эшләми.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/29/149305/
фото из соцсетей.
Нет комментариев