Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөхәммәтрәхимовлар династиясе: Яңа Арышның йөрәге һәм җаны

Һәр авылның үзенең кабатланмас, якты йолдызлары була. Алар – авылның терәге, горурлыгы, аның җанын һәм рухын саклаучылар.

Яңа Арышта шундый нурлы гаилә –  Мөхәммәтрәхимовлар династиясе. Аларның тарихы –  гади хезмәт уңышлары турында гына түгел, ә туганлыкның чиксез көченә, бер-береңә ярдәм итүнең бөеклегенә һәм олы йөрәкле кешелеклелеккә дан җырлавы.

Мөхәммәтрәхимовлар –  дүрт туган, дүрт батыр йөрәк. Һәркайсы үз юлын тапкан, үз һөнәренең чын остасына әверелгән. Ләкин аларның иң зур байлыгы –  һөнәрләрендә түгел, ә бердәмлектә. Аларның гаиләсендә ярдәм сорап көтеп тору юк: кемгәдер авырлык килсә, барысы да бердәм булып күтәрелә, бөтен күңелен биреп ярдәм итә. Бу –  аларны уңышлы хезмәткәрләр генә түгел, ә бөтен авылга үрнәк булырлык олы йөрәкле кешеләр итә.

Юныс абый –  иң өлкәне,  башлыгы. Ул – җирнең чын сакчысы, гомере буе туган туфрагына тугры калган хөрмәтле механизатор. Аның куллары иген үстергән, җирне иркәләгән. Аның хезмәте күпсанлы бүләкләр белән билгеләнде, ә Сабантуйларда ул бәйрәм флагын күтәрде, батыр булды. Аңа карап: «Менә ул –  чын ир – егет, аның өчен эш– яшәү рәвеше», –  дип уйлыйсың.

Фәнис –  туган җиренең тугры улы, комбайнчы һәм тракторчы. Аның тырышлыгы һәм намуслылыгы яшьләр өчен чын мәгънәсендә маяк. Ул арыганлыкны белми, чөнки аның йөрәге кырларга, ә җаны кешеләргә багышланган.

Равил –  алтын куллы оста. Аның куллары белән салынган йортлар –  республикабыз бизәге. Ул киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзер. Аның эшендә осталык кына түгел, ә һәр бүрәнәгә, салынган түбәгә мәхәббәт тә сизелә.

Рамил –  табигать баласы, умартачы, кулыннан килмәгән эше юк оста. Ул хуҗалыкны яратып алып бара, туганнарына барлык башлангычларында ярдәм итә. Аның умарталыгы –  бал кортларының татлы хезмәте белән тулы кечкенә бер дөнья.

Алар бер– берсенең шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша. Бергәләп печән, ашлык әзерлиләр, техника һәм хайваннар карыйлар. Кемнеңдер техникасы ватылса яки нәрсәнедер төзисе булса, туганнар ярдәмгә киләләр. Аларның өендә эшне «минеке» һәм «синеке»гә бүлмиләр –  кемнең эше күп яки кыенлыклар килеп чыкса, калганнары үз өстеннән ала.

Мөһим мәсьәләләрне барысы бергәләп киңәшләшеп хәл итәләр. Мөхәммәтрәхимовлар турындагы тарих күңелдә тирән ихтирам уята. Аларның тырышлыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм чын команда була белүе –  гаиләнең көченә, бер – береңне ярдәм итүгә һәм намуслы хезмәткә ышаныч уята торган олы бер үрнәк.

Мондый гаиләләр – авылның чын терәге һәм горурлыгы.

Зилә Рәхим,

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса