Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар Пенсия фонды исеменнән Пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапты.

​​​​​​​Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.

Россия Пенсия  фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар  Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.

- Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстанлыларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар.

Гражданнар Россия Пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә специальләшкән «Мобильклиентлархезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы.

Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданинның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online аша бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификациялләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк.

Болардан тыш республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм коннәреннән тыш душәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләр дә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса