Мошенник корбаннары булганнар
Мошенниклык Россия Федерациясенең гамәлдәге Җинаятьләр Кодексы буенча алдау яки кешенең ышанучанлыгыннан явызларча файдаланып аның милкен урлау. Суд практикасында бу милекккә каршы кылына торган җинаятьләрнең 30 процентка якынын алып тора. Мондый җинаятьләр безнең районда да еш кабатлана.
Агымдагы елның март аенда Балык Бистәсе район судында Яр Чаллыда яшәүче Ш.га карата җинаять эше каралды. Шәхси эшмәкәр сыйфатында эшләүче бу хатын мошенниклык юлы белән шактый кешегә зыян китергән. Моңа кадәр дә ул Яр Чаллы шәһәр суды тарафыннан 6 ай сынау срогы белән 1 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.
2018 елның октябрь аенда ул Тәберде Чаллысы авылында гражданин Х.ның йортына керә һәм газ җиһазлары белән кызыксына башлый. 15 мең сумга газ чыгуны кисәтә торган датчик алырга тәкъдим итә. Ул үзе артыннан торбалар буяп бригада килүен, бу эшнең дә газ датчигының гомуми суммасына кертелүен әйтә.Хуҗа бу хатынның газ службасы хезмәткәре булуына ышанып әлеге датчикны 10 мең сумга сатып ала. Ш. аңа товар чегы, төтен датчигының паспорт фрагментын бирә. Шулай итеп алдау юлы белән аның ышанычын яулый һәм акчасын урлап үз кирәгенә файдалана. Бу авылда 11.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр булып бер хатынга 10 меңгә, икенчесенә 6 мең сумга, Котлы Бөкәштә 8 меңгә төтен датчиклары сата. Ул үзенең сөяркәсе белән тагын бер авылга барып өй борынча янгын сигнализациясе датчиклары тәкъдим итеп йөри. Бикле, ишек алларында этләр булган йортларга кермиләр. Тыштан фәкыйрь күренгән йортларны сайлыйлар. Бу көнне 30 йортка кереп 8 гә якын датчик саталар.
Ш. ның Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 159 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуы суд утырышында тикшерелгән дәлилләр белән тулысынча расланды. Аерым алганда зыян күрүчеләрнең, аларның вәкилләренең, шаһитларның, белгечнең күрсәтмәләре дә аның гаебен расладылар. Зыян күрүчеләр белән күзгә-күз очрашулар, ул саткан предметлар, калдырган документлар да аның гаепле булуына шик калдырмый. Судта катнашкан белгеч бу төтен датчикларының якынча бәясе 250-300 сум булуын, аларның бары тик төтен чыгуны гына кисәтүен, янгын-коткару службасы хезмәткәрләре тарафыннан гына урнаштырылуын хәбәр итте. Кибеттән алынган белешмә буенча, аларның бәясе 215 сум 10 тиен-233 сум.
Суд Ш.ның авырлы булуын, кечкенә балалары булуын, бер зыян күрүчегә килгән зыянны өлешчә каплавын хөкем чыгарганда җаваплылыкны йомшартырдай сәбәпләр дип тапты.
Ш. ның гамәлләрен суд мошенниклык, ягъни алдау юлы белән кеше милкен урлау дип квалификацияләде. Аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынды һәм зыян күрүчеләр файдасына барлыгы 27 мең сум күләмендә акчаны кире кайтару турында карар чыгарды.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа