Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар кешеләрне алдау өчен яңа ысул куллана

Сезонга бәйле алдау сәбәпләренә халыкның җиңел ияреп китә торган чоры хәзер, дип кисәтте Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.

 Хәзер дә алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Дәүләт хезмәтләре порталы исеменнән «Кайнар суны туктату графигы» дип язып, сылтама җибәрәләр. Графикны карарга теләп, телефондагы шәхси мәгълүматтан колак кагачаксыз.

Яз бәйрәмнәре тирәсендә, җибәрелгән чәчәк бәйләмен кабул итү өчен, сылтама буенча кереп, шактый кеше алданган иде инде. Хәзер «Йортның яңа төркеме ачылды, кушылыгыз», – дип тә, «ЕГЭ буенча ышанычлы җаваплар», – дигән булып та халыкның шәхси кабинетларына кереп хуҗа булырга тырышалар.

Сак булыгыз, бердәм дәүләт имтиханына җавапларны сатып алып булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса