Мөһим чаралар күрелә
Шушы көннәрдә район хакимиятендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Аны муниципаль район башлыгы Радик Ислямов алып барды. Анда Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе бүлеге хезмәткәре Гадел Миңнегалиев катнашты.
Утырышта сүз район кешеләрен һәм объектларын терроризмнан саклау турында барды.
Комиссия секретаре Николай Карпеев терроризмга каршы көрәшнең элек кабул ителгән карарларның үтәлеше белән таныштырды.
- Барлык йөкләмәләр һәм карарлар вакытында тулысынча үтәлде. Район территориясендә урнашкан объектларның терроризмнан саклануын тәэмин итүне мониторинглау эшен оештыруда учреждение җитәкчеләренең шәхси җаваплылыгы билгеләнде, - диде ул.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча полиция бүлеге хезмәткәре Нияз Кәримуллин район территориясендә терроризм һәм экстремизм очракларын профилактикалау чаралары һәм Республика көнен, Белем көнен һәм Бердәм тавыш бирү көнен үткәрүгә әзерлек турында сөйләде. «Провокацион гамәлләргә юл куймау максатыннан авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын полиция участок уполномоченныйлары белән көндәлек эшне алып барырга, торак пунктларда хуҗасыз йортларның подвалларын, чормаларын тикшерүне оештырырга, җирлек территориясендә чит һәм шикле кешеләрнең законсыз яшәвен барларга, уяулыкны арттыру һәм гражданнардан килгән мәгълүматны вакытында тикшерү, алга таба тикшерү оештыру өчен Эчке эшләр министрлыгына кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.
Яңа 2024-2025 уку елы башлануга һәм 2024 елның сентябрендә сайлаулар үткәрүгә әзерләнүгә бәйле рәвештә, мәгариф системасы объектларында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү, гражданнарның тавыш бирүе өчен кирәкле шартлар тудыру, терроризм, экстремизм, башка җинаятьләргә һәм хокук бозуларга юл куймау максатларында полиция бүлеге җитәкчеләре тарафыннан эшче төркем төзелде», - диде ул.
Нияз Кәримуллин уку йортлары җитәкчеләренә пропуск режимны тәэмин итүгә аерым игътибар һәм контрольдә тотуны, техник персонал һәм каравылчылар тарафыннан объектларны (территорияләрне), автотранспорт тукталышларын вакыт-вакыт карап чыгуны сорап мөрәҗәгать итте.
Мәгариф учреждение-ләренең террорчылыктан саклану планында яңа уку елына әзерлеге турында район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков сөйләде.
- Барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер, шушы көннәрдә өстәмә видеокүзәтү камералары һәм хәбәр итү сигналлары урнаштыруга ике миллион ярымнан артык акча тотылды. Без балаларны кайнар ризык белән тукландыруны оештыруга әзерлек эшләрен башлыйбыз. Мин азык-төлек блокларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү кирәклегенә игътибар итәргә телим. Азык-төлек алу вакытында җитәкчеләргә, бернинди шикле предметлар булмасын өчен килгән барлык тартмаларны һәм пакетларны җентекләп карарга, шулай ук балаларны торак пунктлардан мәктәпләргә кадәр автобусларда йөртүчеләр белән инструктаж үткәрергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручы мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә.
Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Дарья Вильчинская, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов, Олы Солтан авыл җирлеге башлыгы Булат Зәйнуллин үз чыгышларында әлеге мәсьәлә буенча башкарылган эшләре турында сөйләделәр.
Барлык бирелгән сорауларга да чыгыш ясаучылар тулы җавап бирделәр.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа