Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөгаллим Хәсән ага Фәтхетдиновның һөнәр дәвамчылары

19 нчы гасыр азагында Мирхәйдәр Фәтхетдинов мәдрәсәдә белем алып указлы мулла буларак хезмәт юлын дәвам итәргә районыбызның Биектау (Көчек) авылына килә.

 Авылда ике мәхәллә була, шуларның берсендә имам-хатыйп вазыйфасын башкара. 


Биредә гаилә корып гомер итәләр. Бер - бер артлы балалар туа. Алар арасында әнием Раузаның әтисе Мөхәммәтхәсән бабай да була. Ул 1895 нче елда туа. Мирхәйдәр бабай аны белемле итү максатыннан мәдрәсәгә укырга бирә. Анда ул булачак татар язучысы Госман Бакиров белән бергә укый. 1917 нче елгы инкыйлабтан соң укытучылар әзерли торган Чистайдагы училищеда укып башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге ала.
Түбән Тегермәнлек кызы Фатыйма белән гаилә коралар. Хәсән бабай  Югары Тегермәнлек, Тәберде Чаллысы авылларында  мөгаллимлек итә.  Туган авылы Биектауда эшләгән вакытында Бөек Ватан сугышына алына.  Укытучыларны хезмәттән азат итү турында боерык чыккач фронттан кайта, Биектау  авылы мәктәбе директоры булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен 1948 нче елны Ленин ордены белән бүләкләнә.  Ике кызы һәм улы Рафаэль тормышларында әтиләренең һөнәрен сайлыйлар. 
Олы кызы Рауза Таулар авылы егете Гарифулла Шәйдуллинга (бу  нәсел дә укытучыларга бай) кияүгә чыгып 1950 нче елдан  алып гомеренең азагына диярлек  Юлсубино авылында яшәп  мәктәптә география фәнен укытты, гомуми эш стажы 41 ел. Хезмәт ветераны, күп төрле Грамоталар, күкрәк билгесенә ия булды.  Аның оныклары Ләйлә Бикмөхәммәтова һәм Язилә Хәбибуллина тиешле белем алып Казан шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм инглиз теле фәннәрен укыталар.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Нияз Шайдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса