Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән өч балалы җырчы Илсур Шәйдуллин өенә кайтарылган

Мобилизацияләнгән җырчы, өч бала әтисе Илсур Шәйдуллинны өенә кайтарганнар.

 Бу хакта аның якын дусты, танылган алып баручы Илмир Ямалов хәбәр итте.

"1 ай (төгәлрәк 2 көн калды бер ай булырга) Казан-ЭКСПОда яшәп, полигонда хәрби укулар үтеп, бүген Татарстан Республикасы Президенты карары белән 90 егетебезне (шул чама, тулы исемлекне карап өлгермәдем) "күпбалалы гаилә" категориясеннән кире өйләренә озаттылар. Шул исемлектә безнең Илсур Шәйдуллин да бар. Кулына "военнигын" тотып, экипировкасын тапшырып, хәерле сәгатьтә дип "гражданка"га атлады. Кемнәр борчылды, хәлен сорады, ярдәм кулын сузучыларга Аллаһның рәхмәте яусын.

 Шушы көннәрдә безнең егетләр эшелонлап хәрби хезмәткә чиккә - еөнбатыш якларына кузгалдылар. Барыгызга да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын", - дип язган Илмир.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mobilizatsiyalngn-ch-balaly-yrchy-ilsur-shydullin-en-kaytarylgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса