Мобиль кабул итүләр эшли башлады
Республиканың алты зонасында “Бердәм Россия” фиркасенең мобиль кабул итү автобуслары эшли башлады. Һәр районның халкына Дәүләт Советы яңа составында эшләячәк “Бердәм Россия“ фиркасенә үз сорауларын юлларга мөмкинчелек бар .
24 нче августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр гражданнарны 650 тапкыр кабул итү каралган. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрдән тыш мобиль кабул итү 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр барачак. Алдан язылу таләп ителми.
“Бердәм Россия” сәяси фиркасе сайлаучылар теләкләре белән уңышлы эшчәнлек алып бара. 2014 нче елда узган сайлау кампаниясендә барлыгы 2500 мәсьәлә күтәрелеп, шуның 83 проценты үтәлгән. Сайлаучы теләкләренә (наказ) таянып “Бердәм Россия” яңа кануннар эшләде, Президентка юллама бирделәр, хөкүмәткә республика халкы җиткергән проблемаларны эзлекле рәвештә хәл итәргә кирәклеген күрсәттеләр.
Балык Бистәсе районында “Мобиль кабул итү” проекты буенча очрашулар 4 нче августта Котлы Бөкәш авылында (11.00 сәгатьтә), Биектау авылында (13.00) Олы Мәшләк авылында (15.00), 21 нче августта район үзәге Завод урамында (11.00), Күгәрчен авылында (13.20), 29 августта район үзәге З. Шәймарданов урамында (13.20) һәм Олы Елга авылында (11.00) уздырылачак.
фотоstwity.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia