Мәмле Казаклар Чаллысы авылы егете Рафаэль Шәфыйковның хуҗалыгында эшләр гөрләп бара
Җәмгыять

Мәмле Казаклар Чаллысы авылы егете Рафаэль Шәфыйковның хуҗалыгында эшләр гөрләп бара

 Мәмле Казаклар Чаллысы авылы егете Рафаэль Шәфыйков 23 ел элек үз төбәкләрендә беренчеләрдән булып фермерлык хуҗалыгы оештырып җибәргән иде.

Ул кечкенәдән авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куеп, эштә чыныгып үсә. Мәктәп елларыннан ук техника тирәсендә чуалырга ярата. Җәйге каникул вакытында бик күп яшьтәшләре төсле комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Укуын тәмамлагач Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Ә инде хәрби хезмәттән кайткач укуын Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам иттерә. Ул чорларда колхозларның гөрләп торган чаклары була. Рафаэль дә күңелен биреп инженер-механик вазыйфасына алына. Биш елдан артык эшләгәч дөньялар үзгәреп китеп шәхси хуҗалыклар барлыкка килә башлый. Әлбәттә инде күпләр бу хәлгә шикләнебрәк карыйлар. Дәүләт күләмендәге эре оешма-учреждениеләрнең болай тиз генә таралып юкка чыгачагына берәүнең дә ышанасы килми. Әмма егет тәвәккәлләп, үзләренең һәм авылдашларының 40 гектарга якын пай җирләрен арендага алып, “Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырып җибәрә. Баштагы мәлләрдә эшләре алай ук гөрләп бармый. Ни дисәң дә җир эше бик күп тырышлык, үҗәтлек сорый торган четрекле хезмәт бит ул. Әмма егет башлаган эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Колхозда данлыклы механизатор булып танылган әтисе Миннерафат абзый янәшәсендә хезмәт чыныгуы алуы бушка китмәгән күрәмсең. Яшь фермер иң элек үзенең техникасын булдыру турында уйланып йөри. Шулай бервакыт очраклы төстә ул металл ватыклары арасында ярым таралып яткан ЮМЗ тракторына юлыга. Үзе югары белемле инженер булгач аны тиз арада сафка бастыру эшенә дә керешә. Тракторны сафка бастыргач күп хезмәтләрне башкара ул аның белән. Чыдамлы техника фермерга 19 ел хезмәт итә. Аннары әкренләп үзенең техник базасын ныгытуга керешә. Һәр елда диярлек берәр техника алуга ирешә. Билгеле инде моның өчен аңа үзенең җиңел машинасын сатып берничә җәй “Минск” мотоциклына күчеп утырырга да туры килә. Аннары берничә ел атлар үстереп сата. Шулай итеп егет иң элек чылбырлы трактор, комбайн аннары автомашина алуга ирешә. Ә быел ул яңа ашлык чистарту җайланмасын кайтарткан.

Бүгенгесе көнне аның карамагында дистәгә якын техника, агрегатлар бар. Әлбәттә инде чәчүлек җир мәйданын да елдан-ел арттырып тора. Чөнки хуҗалыкны алып барырга аңа уллары Марат белән Марсель зур ярдәм күрсәтәләр. Алар да кечкенәдән үк әтисе янәшәсендә булышып эшкә өйрәнеп үскәннәр. Икесе дә югары белемле белгечләр. Олы улы заманадан калышмыйча инновацион уку йортын тәмамласа, Марсель әтисе һөнәрен сайлаган. Нинди генә катлаулы техникага утырса, шуны җиңел генә үзенә буйсындыра. Әтиләре ягыннан туганнары - 7 нче сыйныфта укучы Нияз Мисбахов та урып-җыю чорында берничә ел инде абыйларына булыша. Без килгәндә алар кырда үскән арпа беркадәр дымлырак булганлыктан, ындыр табагында ашлыкны җилләтеп сортка бүлү белән мәшгуль иделәр. Көннәр аяз, коры торганда икмәкне келәтләргә урнаштыралар.

Фермер соңгы вакытларда техник культураларга зур өстенлек бирә. Елдан-ел уңышны арттыруга ирешә. Бүгенгесе көнне аның 500 гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Ул анда күпьеллык үлән, бодай, арпа белән бергә рапс, донник, карабодай игеп үстерә. Үзе яшәгән төбәктән генә түгел, күрше-тирә авыллардан барысы 90 нан артык кешенең пай җирләрен эшкәртә. Җир хуҗаларын печән, ашлык белән тәэмин итә. Һәр елны ул пайчыларына 35-40 тонна яхшы сыйфатлы, чиста бодай тарата. Кайбер авылдашларына эш урыны булдыра. Үзләренең төп хезмәтләреннән буш вакытларында язгы чәчүдә катнашучы авылдашлары Рамазан Хөснетдинов белән Ринат Әбҗәлетдиновларга да хезмәт хакы хисабына терлек азыгы белән ашлыкны мулдан бирә.

Терлек азыгы дигәннән, үзләре дә соңгы елларда җиң сызганып маллар үстерү кәсебенә керешкәннәр. Малларның баш саны арта. Фермер бер урында гына таптанмый, уллары белән бергәләшеп эзләнәләр, уңышны арттыру серләрен өйрәнәләр, игенчелектә заманча алдынгы

технологияләрне кулланып эш итәргә омтылалар. Инде беркадәр алга китеш тә сизелә кебек. Быел карабодайның уңышы узган елдагыдан да күбрәк булуы көтелә. Бодай, арпадан да югары уңыш алганнар. Киләчәктә ул техник культураларның мәйданын нык арттырырга планлаштыра. Бүгенгесе көнне авыл хуҗалыгы тармагында тәмам онытылып бара торган культураларның берсе - җитен игеп үстерергә әзерләнә. Бер сүз белән әйткәндә, “Марат” фермерлык хуҗалыгы бүген заман рухын тоеп, алдынгы технологияләрне киң кулланып эшли. Шуңа да киләчәге өметле, ышанычлы аның.

Рәсемдә, фермер уллары Марат белән Марсель Шәфыйковлар, уртада туганнары Нияз Мисбахов.

Идрис Аметов.


Нет комментариев