Мәүлиха Габитовага РФ Президентының котлау хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды
4 гыйнвар көнне Олы Солтан авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәүлиха Мингали кызы Габитовага 90 яшь тулды
Шул уңайдан юбилярны котларга район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов, Олы Солтан авыл җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллин килделәр. Ветеранга РФ Президенты В.Путинның котлау хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа