Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәптәге фаҗига урыныннан ФОТО һәм ВИДЕО пәйда булды

Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә уртача авырлыктагы яралы өч олы кешене һәм бер баланы китергәннәр. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакка фаҗига булган мәктәпкә киткән. Бу турыда...

Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә уртача авырлыктагы яралы өч олы кешене һәм бер баланы китергәннәр.
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакка фаҗига булган мәктәпкә киткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Алдарак "Татар-информ" 1нче номерлы мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташлануын, сыйныфка ут төртүен, үз-үзенә кул салырга тырышуын хәбәр иткән иде.
фото матбугат ру сайтыннан алынды.
http://matbugat.ru/news/?id=22190

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев