Мәктәпләрдә - кыңгырау чыңы
Мәктәпләр кабаттан укучыларын үзенә җыя, беренче сыйныфларны кабул итә.
Быел район буенча 20 гомуми белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ача. Беренче сыйныфка барлыгы 217 укучы бара.
Бу көнне Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе дә укучыларын каршы алды. Бәйрәм тантанасы быел үзгә иде. Тантаналы линейканың үзәгендә унберенче һәм беренче сыйныф укучылары булды.
Мәктәп формасыннан киенгән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балаларга сокланып туеп булмый. Укучыларның гына түгел, әти-әниләрнең дә истәлекле, зур бәйрәмнәре бүген. Кемнеңдер баласы соңгы ел мәктәптә укыячак, кемнекедер беренче сыйныфка килә. “Икенче баламны беренче сыйныфка укырга озатам. Күңел кылларын тибрәндерүче көн бүген. Мәктәпкә барабыз дип бик әзерләндек. Минемчә кызым югалып калмас, тырышып укыр, уңышлар аңа”,- ди Надяның әнисе Елена Маслова. “Минем укыйсым килә. Хәрефләрне өйрәндем. Әзрәк укый алам”, – дип сүзгә кушылды Надя.
“Беренче балам беренче сыйныфка укырга бара. Бик дулкынланабыз. Үзе актив ул. Хәрефләрне тиз өйрәнде”, - ди Әлфирәнең әнисе Эльвира Хәйдәрова.
Унберенче сыйныфлар да хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Мәктәптә соңгы елыбызны укыячакбыз. Күңелдә әзрәк каушау да бар. Алда дәүләт имтиханнары көтә.
Мәктәп, укытучылар миңа яңа мөмкинлекләр ачты, сәләтемне үстерергә ярдәм итте”, – диде Эльвина Гатиятуллина. “Бүген әзрәк дулкынланам. Быел аеруча җаваплы елым, имтиханнарга бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк, дип уйлыйм. Уңышлы имтиханнар тапшырып әти-әни өметен аклау өчен тырышачакмын. Мәктәбем, укытучыларым миңа төпле белем бирде. Дусларым күп биредә”, - диде Ислам Әхмәтҗанов. Быел Балык Бистәсе гимназиясе беренче сыйныфка 74 бала кабул итә. Аларны А, Б һәм инженер классына бүләчәкләр.
Бәйрәм тантанасы мәктәп янәшәсендәге мәйданчыкта үтте. Белем көне белән котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов килгән иде.
Тәбрикләүләрдән соң беренче сыйныф укучыларына ТАССРның 100 еллыгына багышланган китаплар, бүләкләр җыелмасы һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылды. Шулай ук районыбызның аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләре өчен 10 планшет кайтарылган. Шуның икесе гимназия укучылары өлешенә туры килде.
Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа