Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы...

Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә - Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә

Быел да Биектау мәктәбендә бик күңелле чара "Студентлар белән очрашу" кичәсе булып узды. Әлеге кичәгә мәктәбебезне тәмамлап, үз тормыш юллары белән төрле якка таралган, ләкин һаман да үз мәктәпләренә сагынып кайтучы кадерле студентларыбыз кайткан иде. Укучыларыбыз исә аларны һәрвакыт яратып каршы алалар, чөнки аларга студент тормышы бик күңелле, тиздән үзләре дә студент буласы.

Кичә вакытында студентларыбыз үзләренең кайда, ничек укыганнарын, кайда торганнарын, студент тормышының күңелле вакытлары турында сөйләделәр. Бу әлбәттә укучыларга гына түгел, без укытучыларга да бик кызыклы иде.

Бәйрәм күп төрле кызыклы уеннар, концерт программасы белән үрелеп барылды.Шулай ук кичәбездә Биектау авылы мәдәният йорты мөдире Равил абый Әхмәтвәлиев үзенең гармуны белән студентларны җырлатып кичәбезгә тагын да ямь остәде.

Бәйрәм азагында исә студентларга уңышлар һәм башка елларда да бәйрәмгә кайтуларын теләп саубуллаштык. Үзебезнең укучыларыбызга әзерлек , студентларга үзләренең киңәшләре өчен, безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен һәм шундый күңелле кичә бүләк иткәнегез рәхмәтләр белдердек.

Ләйсән Ахметвалиева

Биектау мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев