“Мишутка” балалар бакчасында “Буыннар чылбыры өзелмәс...” исемле чара узды
Район үзәге “Мишутка” балалар бакчасында “Буыннар чылбыры өзелмәс...” исемле чара узды. Анда бакчаның мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәре катнашты.
Залда аулак өй күренеше. Әби оныгына милли күлмәк, чигелгән алъяпкыч кидерә, башына яулык бәйли. Үзе йон эрләү эшенә тотына. Кызлар да кул кушырып утырмый. Җыр сузып чигү чигәләр. Кунакка егетләр дә килә. Кулларында гармун, һәрберсе милли киемнәрдән. Бергәләп “Челтәр элдем читәнгә”, “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “”Тамчы там” уеннарында катнашалар.
Балаларның һәрберсе үз ролен оста башкара. Күз явын алырлык киемнәре, биюләре, саф татар телендә матур, оста итеп җыр башкарулары белән игътибарны җәлеп итеп торды алар.
– Тормыш үзгәрә, тормыш белән без дә үзгәрәбез. Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк. Бу күңел ачу чарасында без туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыгыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, балалар белән үткән заманга сәяхәткә чыктык, - диде бакчаның татар теле тәрбиячесе Мәдинә Шәмәрданова.
Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа