Миргазиз Укмасыйга багышланган чара булды
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә 23 апрельдә Миргазиз Укмасыйга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
Каләм ияләре, галимнәр, дин әһелләре “Тукай замандашы Миргазиз Укмасый” дигән тема буенча фикер алыштылар. Анда Балык Бистәсеннән килгән делегация дә катнашты.
Әлеге очрашуны Миргазиз Укмасыйның авылдашы Флюра Абдуллина оештырды. Әңгәмәне дә үзе башлап җибәрде. Татар поэзиясе тарихында сизелерлек эз калдырган шагыйрь Миргазиз Укмасыйның кабере ташландык хәлдә булуы турында сөйләде. Бүгенге көндә аңа чардуган куярга, кабер ташы урнаштырырга кирәклеген әйтте.
–Үзе яшәгән чор шигърияте йолдызлыгында исеме макталып йөртелергә лаеклы якташ шагыйребез Габдулла Тукайдан ерак түгел генә күмелгән һәм үзенә якташларының игътибар итүен көтә, – диде Флюра ханым.
Районның туризм буенча баш белгече Эльмира Сибгатова ире белән М. Укмасыйның каберендә булулары, үзләрендә таш һәм чардуган кую теләге тууы турында сөйләде.
–Без шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иттек. Алар ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирделәр. Тик бу эшләрне башкару өчен иң элек рөхсәт алырга кирәк, – диде ул.
М. Укмасый (Миргазиз Кабделкаюм улы Зәбиров) 1884 нче елның 14 июнендә Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туа. Шагыйрь, мәгърифәтче, дин әһеле. М.Укмасыйга үз гомерендә Г.Камал, К. Насыйри, М.Гафури, Ф.Әмирхан, М. Вахитов кебек шәхесләр белән аралашырга туры килгән. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның каләмдәше, дусты була ул. Гомеренең соңгы көннәрен Түбән Осландагы картлар йортында уздырып, 1948 елның көзендә вафат була, Казанда җирләнә.
Шагыйрьнең иҗаты бай. Ул күпсанлы тезмә әсәрләрне, хикәя, мәкалә һәм истәлекләрне үз эченә ала. Әсәрләре “Казан мөхбире”, “Азат”, “Әльислах”, “Йолдыз” газеталарында басыла. Милләт язмышы, татар халкының киләчәге борчый аны.
Очрашуда чыгыш ясаган Ильяс хәзрәт Җиһаншин:
– М.Укмасый шагыйрь генә түгел, аның шәхесен дин әһеле, мулла һәм имам буларак искә алу безнең бурычыбыз, – диде. Тиздән, 2 майда булачак каберлекләрне зыярат кылу маршрутында М.Укмасый да булачак дип вәгъдә итте. Габдулла шәкерт аның рухына дога укыды. Ильяс Минһаҗев мөнәҗәт әйтте.
Өлкән язучыбыз Лирон Хәмидуллин шагыйрьнең язма мирасы турында сөйләде. Каберен төзекләндерүдә якташларының ярдәм итүен үтенде. Аның бу фикерен районыбызның шәхси эшмәкәрләр оешмасын җитәкләүче Айдар Шакиров хуплап, үзләреннән дә өлеш кертергә теләүләрен белдерде.
Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров:
– М. Укмасый Г. Тукайның замандашы булуы белән бик бәһәле. Ул Тукайга да киңәшләр бирә торган булган, – диде, шагыйрьнең Г.Тукай турындагы истәлекләренә тукталып.
Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина бүгенге әңгәмәдә катнашучы яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Тукайлар, Укмасыйлар калдырган әдәби мирасны саклау кирәклеген әйтте. Моның өчен иң элек балаларыбызның татар телен белүе никадәр мөһим икәнлеген искәртеп “Рамазан” шигырен укыды. Танылган җырчы, композитор Наилә Яхина халкыбызның “Җәмилә” җырын башкарды.
Чыгыш ясаучы Филисә Арсланова, Илүзә Апанаева, Иделия Мәхмүтова каберлекне тәртипкә китерү максатыннан акча туплау өчен Хәйрия фонды оештырырга тәкъдим иттеләр. М.Укмасыйның каберен тәртипкә китерү өчен рөхсәт алу бурычы Флюра Абдуллинага, вацап аша Хәйрия фондына акча туплау эше Эльмира Сибгатовага йөкләтелде. 89520435309 телефоны аша аның белән элемтәгә кереп була. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар әлеге акциядә катнашырга теләк белдерделәр. Башка якташларыбызны да әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.
Бу эшләрне М.Укмасыйның туган көненә багышлап, июнь аенда Балык Бистәсендә узачак конференциягә кадәр башкарырга кирәк.
Роза Гариф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia