Минзилә Шәмсевәлиева: «Безнең гаиләдә моңа кадәр медицина белән бәйле беркем дә юк иде»
Минзилә Габделхак кызы Шәмсевәлиева 1997 елдан бирле район үзәк хастаханәсендә эшли. Ул Гиппократ антына һәм халыкка ярдәм итү бурычына тугры калган шәфкать туташы.
-Мин балачактан шәфкать туташы булырга хыялландым. Безнең гаиләдә моңа кадәр медицина белән бәйле беркем дә юк иде, — дип искә ала Минзилә.
Аның әлеге һөнәргә бару юлы мәктәп елларында ук туган хыялдан башлана. Минзилә Күки авылында Габделхак һәм Минҗиһан Сөнгатуллиннар гаиләсендә туа. Өйдә алты бала үсә һәм һәркайсы хезмәтнең, бер-берсен хөрмәт итүнең һәм кайгыртуның кадерен белә. Минзилә мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый һәм шуннан соң Алабуга медицина училищесына укырга керә. Шәфкать туташы булу карарын әти-әнисе дә хуплый.
Диплом алгач, Минзилә туган районына үз белгечлеге буенча эшләргә кайта. Ул район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә эшли башлый һәм беренче көннәрдән үк үзен игътибарлы һәм җаваплы белгеч буларак күрсәтә. Соңрак ул кияүгә чыга, уллары туа. Ләкин, гаилә тормышының барлык мәшәкатьләренә һәм катлаулылыкларына карамастан, ул һөнәренә тугрылыгын ташламый. Хезмәтен һәм гаиләдә ана булу бурычын осталык һәм түземлек белән бергә алып бара, пациентлар алдындагы һөнәри җаваплылыгын бер минутка да онытмый. Эшләгән елларында аның куллары аша йөзләрчә, меңнәрчә пациент үткән. Һәр бала, һәр ата-ана аның игелеген һәм ихласлыгын тоя. Эшләү дәверендә Минзилә һәркемне ачык йөз белән каршы ала, аңа квалификацияле ярдәм күрсәтергә, өмет уятырга омтыла.
Минзилә Габделхак кызы бүген дә үзәк район хастаханәсендә эшләвен дәвам итә. Коллективта хезмәттәшләре тарафыннан хөрмәте бар, пациентлары ярата. Ул медицина хезмәткәре генә түгел, ә сайлаган һөнәренә тугрылык, рухи җылылык һәм кешелеклелек символына әверелде. Минзилә кебек шәфкать туташларын халык сәламәтлеген саклауда ышанычлы терәк дип атыйлар, ә аның үтелгән юлы шушы һөнәрне сайлаучылар өчен илһам чыганагы булып тора.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia