Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Минзәлия Гарипова: «Мин үзебезнең җитәкчелеккә халыкны эш белән тәэмин иткәннәре өчен зур рәхмәтлемен»

«Кулон-Агро» хуҗалыгына килгәч терлекчелек комплексында эшнең барышы белән танышып чыгарга булдым.

 Биредә безне елның-елында алдынгылыкны бирмәгән савым остасы Минзәлия Гарипова белән очраштырдылар. Аннары бу савым остасының үз хезмәтен ни дәрәҗәдә яратып башкаруын дәлилләүче бер мисал да китерделәр. Берничә ел элек табиблар аны дәваланырга хастаханәгә салганнар. Эшсезлекне сөймәгән Минзәлия, ун көн дәвамында сөтбикәләрем башка кешегә ияләшә алмаячаклар, дип берничә көннән үк кайтып китеп эшенә чыккан. Менә шуңа, аны биредә үз хезмәтенең чын остасы, дип атыйлар да инде. Мактарлык та бит, бер үзенә 80 баш сыер саву уен эш түгел. Бу хәлгә ышанмыйча кат-кат сорашып ачыкларга туры килде. Гаҗәпләнерлек тә икән шул, кайберәүләр кебек ул 50-60 баш сыер савып кына вакланмый диләр хезмәттәшләре.

Әңгәмә башында ук тыйнаклык күрсәтеп, коллективыбызда башка өлкәнрәк савымчылар да күп, барыбыз да бер тигез эшлибез, диеп читләшү җаен карады ул.

Минзәлия Яңа Сала авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач кайберәүләр кебек читкә китмичә ул бәхетен туган ягында тапкан. Үзенең тәүге хезмәт юлын совхоз фермасында башлап җибәргән. Ә ул чорларда хезмәт кешесенә, бигрәк тә савымчыларга хөрмәт зур булганга, коллективка яратып кабул иткәннәр үзен. Районда гөрләп барган совхозның легендар җитәкчесе, Усман абыйсы Вәлиевнең исемен дә ул берничә мәртәбә зур хөрмәт белән телгә алды.

“Ничек мактамыйсың, яңа гына мәктәпне тәмамлаган кыз баланың хезмәтен күреп, бәяли белүенә, җылы сүзләр белән мактап күңелебезне күтәреп эшкә җилкендереп торуына аңа рәхмәттән башка сүзем юк,”- дип үткән кичерешләре белән уртаклашты. Аннары бүгенгесе көнне таралып юкка чыга башлаган авылларга яңа сулыш өреп, соңгы заман таләпләренә туры китереп, күпләрнең бүген төшенә дә кермәгән барлык уңайлыклары булган олы производство үзәге җәелдереп, халкыбызны эш белән тәэмин иткәне өчен якташлары Альберт Шамил улына да рәхмәтен белдерде.

Биредә без менә шундый коллектив алдынгысы, мул савым остасы белән аралашып кайттык.

Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса