Миңнурый Кәримова: " Уфтанмадык, нинди генә эшкә кушсалар да риза булып эшләдек."
Дәһшәтле сугыш елларында әби-апаларыбыз кичергән ачы язмыш беркайчан да кабатланмасын, дибез.
Әйе, Бөек Ватан сугышы, кешелек дөньясына иң зур югалтулар, бәла-казалар алып килә. Сугыш тәмамлануга 76 ел узса да, өлкән буын вәкилләребездә күз яшенең кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлгәне юк. Без моның шулай икәненә сугыш башланганда 5-14 яшьләрендә генә булган, бүгенге көндә 75-90 яшьлек әбиләребез белән очрашып аралашкач, тагын да тирәнрәк аңлыйбыз.
Дөрестән дә алар сөйләгәннәрне тыныч күңел белән генә тыңлап булмый, күзләр үзеннән-үзе яшь белән тула. Ярым ач килеш, көнне-төнгә ялгап, бернәрсә белән дә исәпләшмичә, сыер җигеп җир сукалаганнар, карлы-бозлы юллардан җилкәләренә асып, я булмаса чана тартып чәчүлек орлык ташыганнар, урман кискәннәр, аны үгез җигеп ташыганнар, ә кичләрен күз нурын түгеп, сукыр лампа яктысында фронттагылар өчен оекбаш, бияләй бәйләгәннәр. Менә шушы дәһшәтле елларның шаһиты булган Миңнурый Миневәли кызы Кәримова белән мин дә очрашып сөйләшеп кайттым. Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Миңнурый апага нибары 9 яшь була.
- Уфтанмадык, нинди генә эшкә кушсалар да риза булып эшләдек. Илебез азатлыгы өчен, тынычлык хакына тырышырга тиеш икәнлекне аңлый идек. Башкача мөмкин түгел иде ул вакытта,-дип искә ала авылдашым.
Миңнурый апа унөч яшендә әнисенә ияреп уракка йөри. 35 сутый (ул вакытта норма) урак урсаң, 4 килограмм он бирә торган булганнар. Шулай ук Мәшләк авылында, Лаеш районының ИмәнКискә авылында, Шәмәрдән станциясендә урман кисәләр. Сугыш чорында черек бәрәңге, кычыткан ашап үсәләр. Әтисенең сугышта үлү хәбәрен бик авыр кичерәләр. Нишлисең бит, тормыш дәвам итә, ә яшәргә кирәк. “Ул вакытта халыкны тырышлык, бердәмлек, җиңүгә, киләчәккә өмет яшәтте”,- ди Миңнурый апа.
“Мондый сугыш яңадан кабатланмасын, беркем дә кайгы-хәсрәт күрмәсен иде”,-дип сүзен тәмамлады ул. Миңнурый апага алдагы көннәрендә имин тормыш, бәхетле картлык телим.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа