Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миннури Садриева: «Ярдәм итү минем канга сеңгән. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлим, аннан тәм табам»

Бүгенге язмамның герое Балык Бистәсенең Сабакаево (Казаклар) авылында гомер итүче, күңеле белән һәрдаим изгелектә булып балалары, оныклары, яшьтәшләренә әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп, игелекле тормыш итәргә өйрәтүче, үз мисалында үрнәк күрсәтүче Казаклар авылы абыстай-мөгаллимәсе Садриева Миннури Гыйлемхан кызы.

 Чыгышы белән ул Иске Арыш авылыннан. Гыйлемхан абый белән Нурия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе механизатор, әнисе колхозда хезмәт куя аның. Тырыш, уңган гаилә булалар. «Әти-әни көне буе эштә булганга, олы бала буларак өйдәге хуҗалык эшләре, үземнән кечкенә 3 баланы карау да миңа йөкләнә иде» – дип искә ала балачагын Миннури ханым.

         Чүкәй авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Балык Бистәсендә сатучылар курсында укый ул һәм гомере буе сайлаган һөнәренә тугъры калып сәүдә өлкәсендә эшли.

         Тормыш иптәше Фәрит Әмирхан улы белән алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр, олы тормышка әзерлиләр. Бүгенге көндә инде балалары урнашкан, үз гаиләләре белән тормыш итәләр. Гомер иткән дәвердә җаваплы эшләрдә хезмәт куйган вакытларда тормыш иптәшенә дә Миннури ханым һәрвакытта терәк булып, булышып, ярдәм итеп яши. «Бүгенге көндә дә бар нәрсәгә риза булып, шөкер итеп яшибез» - ди ул.

         Тормышының матур хатирәләре Яңа Арыш авылының Лесхозында яшәгән әбисе Нурсабахка бәйле аның. Әбисенә кунакка алар гаиләсе белән еш баралар, аны да үзләрендә кунак итә торган булалар. Ул өйрәтеп калдырган догалар, әйтемнәр, киңәшләр бүген дә истә, күңел түрендә саклана. Табынның өстен Бисмилла әйтеп ябып йөрт, тәрәзә төбенә әйбер куйма, урын-җиреңне үз артыңнан җыеп калдыр, шушы һәм башка әбисенең киңәшләрен яратып балаларына, хәзер инде оныкларына да киңәш итә Миннури ханым. Кечкенә чакта өйрәнгән әйбер мәңге онытылмый шул.

         Кешеләргә һәрвакыт ярдәм итеп яшәвен, күңеле гел изгелектә булуын Миннури ханым: «Ярдәм итү минем канга сеңгән. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлим, аннан тәм табам» - дип аңлатты.

         Остазы Олы Елга авылының хөрмәтле абыстае Разия абыстайга да бик рәхмәтле булып яши ул. Рухи кыйммәтләрне тирәнтен өйрәтүче «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алуын да бик сөенеп сөйли. Бүгенге көндә абыстай-мөгалиммә, дини йолаларны башкару юнәлешендәге эшендә дә остазыннан, уку йортында алган гыйлемнәр һичшиксез зур терәк.

         «Казаклар авылында хәзрәтебез Юныс хәзрәт гакыйдә дәресләрен алып бара, мин Коръән укырга өйрәтәм. Икенче елыбыз инде авылыбызга кунакка кайткан балаларга «җәйге ял» оештырабыз. Балалар бик куанып көтеп алалар, теләп йөриләр, үткән ел ун бала булса, быел 20 бала килде. Сәламләшү, бисмиллә, тәһарәт алу, намаз тәртипләрен өйрәтәбез, кыска сүрәләр ятларга ярдәм итәбез. Лагерьны Сабантуе бәйрәме белән тәмамладык. Форсаттан файдаланып, әти-әниләргә, әби-бабайларга, күчтәнәчләре, бүләкләре өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын дип әйтәсем килә. Балаларны әдәп-әхлакка, түзем-сабыр булырга, шәригать кануннарын үтәп яшәргә өйрәтүдә лагерь да бер этәргеч булсын иде» - ди тели Миннури ханым.

          

Якыннары, якын тирәдәге кешеләргә, киләчәк буынга уңай үрнәк күрсәтеп, яхшы тәрбия бирү юнәлешендәге эшендә алга таба да уңышлар телибез Миннури ханымга.  

 

 

 

 

          

 

 

Иделия Мәхмүтова

          

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса