Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Минневазыйх Фатыйховка «ТАССР төзелүгә 100 ел» юбилей медален тапшырдылар

Бүген «Авыл офыклары» газетасы заманча технологияләрне кулланып нәшер ителә.

Элек район газетасын чыгаруда ике оешма – редакция һәм типография бөтен көчен куйды. Ул чакта газета кулдан туплана, җыела һәм бастырыла иде. Һәр хезмәткәр газетаның бер номерын чыгару өчен күпме хезмәт куйган! Безнең уртак эшебез турында истәлекләр,  альбомнарда – фоторәсемнәр саклана. Арабыздан киткән коллегаларыбызны да онытмыйбыз.

Бүгенге көндә «Авыл офыклары» газетасы редакциясе акционерлык җәмгыяте филиалы коллективының 19 матбугат һәм полиграфия ветераны бар. Безнең аларга хөрмәтебез зур. Шушы көннәрдә Өлкәннәр көне белән котлап бүләкләр тапшырдык. Барлык ветераннар да күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр, газетаның озын гомерле булуын һәм тиражның артуын теләделәр.

Ә 25 ел газетаның баш мөхәррире булып эшләгән Минневазыйх Хаҗип улы Фатыйховка район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «ТАССР төзелүгә 100 ел» юбилей медален тапшырдылар.

 

Таңсылу Минһаҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса