Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миннегайшә Минвәлиева: “Сугыш еллары бик авыр булды ”

«Барысы да фронт өчен!» - әнә шул өндәмә белән яшәгән тыл хезмәтчәннәре, җиңү көнен якынайту өчен тырышканнар.

Олы Әшнәк авыл җирлегендә 18 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Шушы көннәрдә аларның берсе Миннегайшә Минвәлиевада кунакта булып кайттык. Әлеге авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова, “Авыл офыклары” газетасы мөхәррире Луиза Ананьева белән берлектә, ветеранга Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Президенты һәм район башлыгыннан бүләк тапшырды.

Шул чор кешеләре кебек Миннегайшә әби Минвәлиеваның да язмышы сугыш еллары белән бәйле. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрергә туры килә аларга.  Нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, ачысын-төчесен татысалар да зарланмый ул буын кешеләре. “Сугыш еллары бик авыр булды шул”, - дип кенә әйтеп куя алар. Бөтен гаиләгә килгән ачлык Миннегайшә әбиләрне урап узмый.  Ашарга ризык, кияргә кием дә юк. Ул елларны күз яшьләрсез генә искә ала алмый әби. “Без гаиләдә өч бала. Абый яу кырында вафат булды. Мәктәптә дүрт классны гына укый алдым. Әнигә йорт тирәсендә ярдәм итә идем, соңрак  урак, урман кисү кебек эшләрдә катнашырга йөртә башладылар, энем дә миңа иярә иде. Бригадта да  эшләдем, кырда бәрәңгене көрәк белән казып утырта идек”,- ди күңелендәге хатирәләрен яңартып Миннегайшә әби. Сугыш тәмамлангач, авыл егете Вафа белән гаилә корып җибәрәләр. Үз тырышлыклары белән йорт җиткезәләр. Дүрт бала – ике кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Илле елга якын парлы гомер кичерә алар. “Унсигез яшемдә кияүгә чыктым, ирем миннән ун яшькә олырак. Сугыштан саулыгы бик какшап кайткан иде. Гаилә арбасын тарту минем җилкәгә төште. Балалар кул арасына керә башлагач, минем төп ярдәмчеләрем булды. Минем янәшәдә йөреп эшкә өйрәнделәр. Балаларны арбага салып кырга эшкә баруларым әле дә хәтердә”, –дип сөйли әби. 

Кыш айларында кызы Саҗидә һәм кияве Габдерәүф тәрбиясендә ул, ә җәйләрен туган нигезгә Кече Әшнәк авылына бергәләшеп кайта алар. Бакчасында җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә кызлары. Бүгенге матур тормышка куанып туя алмый Миннегайшә әби. “Хәзерге буынның балачагы бәхетле. Сугышлар күрергә язмасын аларга.  Һәркем исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта яшәсен”, – дип теләкләрен җиткерде ветеран.

–Бик тырыш һәм үрнәк гаилә ул Минвәлиевлар. Миннегайшә әби һәм Вафа бабай балалары  туганлык җепләрен өзмичә бердәм, дус-тату яшиләр. Бәйрәмнәрдә төп йортка җыелалар. Күршеләр белән дә аралашалар, – дип сөйләп узды Олы Әшнәк авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса