Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минем ялгышымны кабатламагыз

Газетага язуымны үтенеп, әлеге хәлләрне миңа бер танышым сөйләде. Тормышы җитешле булса да, саулыкка туймый. Сәбәбен яшьлектә кылган хатада дип саный. Язмамда исемнәре үзгәртелде.

- Мин 1957 елда Казан арты районының урманы, чәчәкле болыны, инеше, көмештәй сулы, эчеп туймаслык берничә чишмәсе һәм мәһабәт урта мәктәбе булган авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Әтием - бик эшчән һәм табигатьне яратучы, вакытында биология һәм химия фәннәрен нык үзләштергән, колхозда агроном, рәис вазифаларын башкарган кеше. Япон сугышында катнашкан. Әнием безне - биш баланы тәрбияләп, кеше итү өчен бар көчен кызганмаган, рәхмәт аңа. Алар икесе дә бакый дөньяда. Хәзер үзем пенсия яшендә инде. Хатыным белән ике кыз үстердек, беренчесе - югары белемле, икенчесе - әле студент. Әмма хатыным да, үзем дә - авыру. Аның уң аягы параличланган, минем сулыш юлында ямаш шеш таптылар.
Тормышыбыз көйле иде. Яңа йорт салып чыктык, балаларны укыттык, туганнар, дуслар белән аралашып яшәдек. Авыруларымның сәбәбен эзләп уйланам, борчылам, яшьлектә кылган хаталарым турында сөйләп, яшьләр минем ялгышларымны кабатламасыннар иде, дип телим.
Мин хезмәт сөеп, әти-әниемә булышып үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, якындагы авыл хуҗалыгы училищесында укып, колхозда тракторда, комбайнда эшләдем. Армия сафларына алынгач та, машина йөртүчегә укыдым. Яхшы хезмәт иткән өчен Мактау кәгазе белән бүләкләделәр. Аннары туган авылыма кайттым. Ул вакыттта колхоз-совхозларның хәле начар, шуңа күрә районга китеп, апа янына эшкә урнашырга булдым. Бер предприятиедә машина йөртүче булып эшли башладым. Эшләгән акчам үземә дә җитте, апа гаиләсенә дә булыштым. Кәеф-сафа корырга вакытым юк, кызларны да күзләмим. Тормыш корырга иртә әле, акча эшлисе, йорт саласы бар. Бары тик күрше кызы белән генә аралашып, дус булып йөри идек, буш вакытларда су коендык, кызындык, балык тоттык. Мин аны сеңлем кебек күрдем, кочышмадык, үбешмәдек. Ә Сәрия мине ошаткан икән. Ул мине яклаучы һәм саклаучы итеп кабул иткән, чөнки ул чакта район үзәгендә кызларның егетләр тарафыннан мәсхәрәләнүе турында сүзләр йөри иде.
Тормышта барысы да син уйлаганча булмый икән. Яшьлектә күп кенә юләрлекләр кылына. 22 февральдә, Совет Армиясе көне алдыннан, Сәриянең әти-әнисе туган авылларына кунакка китте. Без аның белән «өй сакларга» калдык. Әти-әнисе миңа ышанган, күрәсең. Мин Совет Армиясе көнен билгеләп үтәргә тәкъдим иттем. Үзегез беләсез, бәйрәмнәрне алкогольсез уздырырга гадәтләнмәгән без. Хәмер үзенекен итте, яшьлегебез белән нәрсә эшләгәнебезне дә сизми калдык.
Иртән ятактагы эзләрне күреп, мин дә, Сәрия дә югалып, куркып калдык. Әмма бусы әле башы гына булган. Чираттагы очрашуда Сәрия балага узганлыгын әйтте. Моны көтмәдем, әлбәттә, аңа гаилә корырга әзер түгел икәнемне аңлатырга тырыштым, чарасын күрергә кирәклеген дә әйттем. Ә ул кинәт:
- Мин синнән мондый җавапны көтмәгән идем, - диде дә, елавын күрсәтмәскә тырышып, борылып китеп барды.
Мин - адәм актыгы үземне яратучы Сәриянең нинди хәлдә калуын аңламаганмын. Яшь булса да, сабыр, акыллы һәм горур иде ул. Минем күземә башка чалынмаска тырышты. Ә мин яклаучыдан, саклаучыдан хыянәтчегә әйләндем...
Вакыт узды. Мин башка кызны очраттым, өйләндем. Сәриянең офицерга кияүгә чыгып, башка шәһәргә күченүен һәм бала табуын ишеттем. Ире: «Үзеңне дә яратам, балаңны да яратып үстерермен», - дигән. Бәхетле яши, диделәр аның турында.
Тормышта бернәрсә дә эзсез калмый, яхшылык - яхшылык белән, начарлык начарлык белән үзеңә кайта. Иң зур теләгем - Сәриядән гафу үтенү. Ул миңа үпкәләгәндер, әрнегәндер, каргагандыр - мин ул каргышка лаек идем. Ул бу язманы укыр һәм мине кичерер дип өметләнәм.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны.
фотоwallpaperscraft.ru
http://www.nkamsk-rt.ru/tt/component/k2/item/5466-minem-yalgyishyimnyi-kabatlamagyiz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев