Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Минем тормыш үзе бер китап язарлык", - ди Яңа Арыш авылыннан Хәлидә Вәлиева

Без күбрәк үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән авыр язмышлы кешеләр турында укырга яратабыз. Ә андыйлар янәшәбездә дә байтак. Араларында бәхетле гомер кичергәннәре дә, үкенечле гомер юлы үткәннәре дә очрый. Аллаһы Тәгалә  тарафыннан бирелгән язмышына разый булып яшәүчеләр дә шактый. 

Әлеге язмам авыр тормыш юлы үтеп, бүгенге көнгә шөкер итеп  яшәүче Халидә  апа Вәлиева турында булыр. 81 яшендә булса да, ул үзенә  бикләнеп ята торганнардан түгел. Киресенчә, башкалардан активлыгы, җыр-моңга гашыйк булуы, тормышны яратып, яшисе килеп яшәве белән аерылып тора. Аннан энергия ташый, җылылык бөркелә. Без Халидә апа белән күрешеп, аның үткәне, хәзерге тормышы хакында сөйләшеп утырдык.
Халидә апа Югары Тегермәнлек авылында 1941 нче елда биш балалы гаиләдә дөньяга килә. Араларында иң олы кыз бала булганга, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татырга туры килә аңа. Аларның балачагы сугыштан соңгы чорга – ачлы-туклы вакытка туры килә. Сугыш бик күп авырлыклар алып килә, ә аның михнәтләре ул беткәч тә әле бик күп елларга сузыла. 
- Ул вакытта ашарга ризык, киергә кием юк. Әтиебез дә сугышка китте, әниебез биш бала калдык. Йортыбыз янды.Сөйли башласаң минем тормыш үзе бер китап язарлык,-дип искә ала авылдашым күз яшьләрен сөртеп. Халидә апага башлангыч белемне алырга да насыйп булмый. "Абый чалбарын ике көн генә биреп торды да, кире алды. Киемгә тилмереп яшәдек. Балачагым эшләп үтте, уйнарга да вакыт булмады. Дүрт  яшемнән әни колхоздан эштән кайтканчы "умач" әзерләп  куя идем. Әнигә ияреп, аңа булышырга бара идем. 9 яшендә әтисез кала Халидә апа.  Әни тол калып, безне берүзе үстерде. Аллага шөкер, безгә канат булып озак яшәде әни. 84 яшендә ул бакыйлыкка күчте", – дип искә ала ул балачагын.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса