Минем бабаларым дәһшәтле сугышта катнашкан
2020 елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Ул коточкыч дәһшәтле сугышта күпме сугышчы батырларча һәлак була, күпмесе каты җәрәхәтләр белән кайтып, озак та тормый якты дөнья белән хушлаша, күпмесе гарипләнеп, я аяксыз, я кулсыз кайта.
Минем бабаларым да бу дәһшәтле сугышта катнашкан. Ике бабам да Берлинга кадәр барып җитеп, фашистларны җиңеп, исән-сау өйгә әйләнеп кайталар.
Мингарипов Газиз Мингариф улы, әтиемнең бабасы, 1908 нче елда Күгәрчен авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Ризаэтдин Зәетов училищесында белем ала. 1930 нчы елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Гаиләдә бердәнбер ир- ат булганга, барлык эшләрне үзе өстенә алып, тормышның әчесен- төчесен татый.
Сугышка кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. 1941нче елның 31нче октябрендә Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. 1185 нче укчы полкта ездовой булып сугыш юлын башлап җибәрә. 102 нче гвардия укчы полкның 120мм миномет батареясында снаряд ташучы, соңрак пешекче була. Төньяк- Көнбатыш һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугышып фашистлар өненә - Берлинга барып җитә. Газиз бабай батырлыклары өчен, “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Газиз бабай сугыштан 1945нче елның октябрендә мобилизацияләнә. Туган авылына кайткач, төрле бригада эшләрендә эшли, бераз хуҗалык эшләре мөдире вазифаларын да башкара. 1960 нчы елларда, пенсиягә чыкканчы, Күгәрчен Сельпосында каравылчы була. 1984 нче елның апрелендә вафат була.
Ибраһимов Мөстәкыйм Ибраһим улы, әниемнең бабасы 1909 нчы елда Күгәрчен авылында крестьян гаиләсендә туа. Кече яшьтән тормыш йөген тартып, иген үстереп, терлек карап чыныккан егет узган гасырның 20 нче елларының актив комсомолы була.
Биш елга якын Бөек Ватан сугышының үзәгендә булып, Җиңү таңын Берлинда каршылый ул. Кыю, батыр, тәвәккәл артиллерист 1 дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы”, “Кызыл Йолдыз” орденнарына лаек була. Сугыш утында рядовой сугышчы Мөстәкыйм бабай кебекләр күргән газап- михнәтләр тарих битләренә генә сыймас, мөгаен.
Солдат шинелен салып тыныч хезмәткә күчкәч, ул озак еллар ферма мөдире һәм хәзерләүче булып эшләгән. Һәм 74 яшенә җиткәч кенә эшләми башлый. Аннан 1983нче елның августында вафат була.
Мин шушы ике батыр, гаҗәеп тырыш бабайлар турында сөйләп киттем. Иң гаҗәбе – мин ике авылдаш, ике сугыш ветераны, ике яшьти дусның оныкчыгы! Алар яшь вакыттан ук бик дус булганнар, икесе авылның ике очында яшәсәләр дә, ( безнең авыл бик зур) бер –берсенә кич утырырга йөргәннәр һәм сугышка да бер- бер артлы киткәннәр. Шулай ук икесе дә “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнгәннәр.
Мин аларның оныкчыгы булуым белән бик горурланам. Аларның эшләгән эшләре, Германиягә кадәр барып җитеп, күрсәткән батырлыкларына, ут эчендә исән калуларына сокланмый мөмкин түгел. Шундый гаҗәеп тырыш, тәвәккәл бабайларым булуына мин бик шат. Алар даны мәңгелек!
Мингарипова Әдилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа