«Мин сайлауга барам »
8 сентябрь көнне VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар була. Балыкбистәлеләр сайлауларда актив катнаша. Райондашларыбыз арасында бу хакта сораштыру үткәрдек һәм алардан түбәндәге җавапларны алдык.
Лилия Фәтхетдинова – эшмәкәр:
–Сайлауларга барам мин. Киләчәгебез кем кулында булуы бездән тора бит. Шуңа күрә тавыш бирүне кирәк дип саныйм. Без – яшь буынга, сайлау мөмкинлеге бар икән, без аны кулланырга тиеш.
Васыйл Мөбәрәкшин – Күгәрчен авылы мәдәният йорты директоры:
–Республика программасы кысаларында, 2017 елда мәдәният йортыбыз яңартылды һәм өр-яңа сулыш алды. Анда бөтен уңайлыклар бар. Мәдәни-сәнгать учагы гөрли. Эшләве дә күңелле. Бу үзе үк тормышыбызның яхшыра баруын күрсәтә. Иминлегебез, тынычлыгыбыз, муллыкта яшәвебез дәүләт белән идарә иткән кешеләрдән тора. Шуңа да сайлауларда иң лаеклыларга тавыш бирик.
Елена Блинова - балалар иҗтимагый оешмалары советы һәм укучыларның үзидарә органнары рәисе:
–Мин сайлауларга үземнең гражданлык бурычымны үтәргә, илебез, республикабыз, балаларыбыз киләчәге өчен җаваплылык тойганга барам. Соңгы елларда Татарстаныбызда, районыбызда тормыш шартларыбыз сизелерлек яхшырды: юллар төзекләндерелде, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә төрле программалар эшли. Хезмәттәшләрем сайлауларда шулай ук актив рәвештә катнашалар. 8 сентябрьдә без сайлау участокларына барып лаеклы кандидатларны сайлаячакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа