"Мин ата күке түгел!" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
Быелның гыйнвар санында «Җимерек. Яшәргә яраксыз» дигән язма басылып чыкканнан соң, безгә Булатның әтисе Фәрит Миннәхмәтов шалтыратты. Баксаң, ул беркая да китмәгән. Редакциягә килеп, булган хәлләргә карата үз фикерен, үз карашын белдерүдән дә баш тартмады. Язманы сезгә, хөрмәтле укучылар, ул ничек сөйләгән, шулай тәкъдим итәбез:
– Безнең Рәйханә белән танышу да, өйләнешү дә тиз булды. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Минем ул чагында Үзбәкстаннан кайтып, Чаллыда эшләп йөргән чагым. Әни, авырып, хастаханәгә эләкте. Хәлен белергә килгәч, аны күрдем. Ошаттым. Рәйханәнең апасы Кадрия дә: «Танышыгыз, сез бер-берегезгә туры киләсез», – дип тора. Йөреп киттек тә, ул хастаханәдән чыккач, өенә бардым. Әти-әнисе белән таныштым. Аларны да бик ошаттым. Әйбәт, эчкерсез кешеләр. Шулай итеп, ике ай дигәндә, Рәйханәнең бармагына балдак кидердем. Өйләнешеп, әйбәт кенә яши башладык. Ул минем укыган кеше. Шуңа үзен гел туганнарына бурычлы саный, аларны тыңлый, аларның сүзләреннән чыкмый торган иде. Бигрәк тә Кадрия апасының сүзеннән. Васыйл улыбыз 1988 елда туды. Шунысын әйтим, ул чагында торырга өебез булмагач, Рәйханәнең әти-әнисе безне шундук үз йортларына яздырды. Ләкин без алар янында яшәмәдек. Үз җаебызны үзебез карадык. Күктәк-Мирсәет авылында элеккеге кибет корылмасын сатып алып, шунда яши башладык. Ә ата-анасы янына кайтып йөрдек. Мин бер дә тик тормый идем: кайтам да ишегалдына чыгып китәм: алар күп итеп мал асрый торганнар иде. Йә лапас чистартам, йә малларга ашарга салам. Ә бит аларның тагын биш кияүләре бар иде. Дөресен әйтим, Сабирҗан бабайга иң якыны мин булдым.
Ике арага тыгылу бик яман нәрсә икән ул. Миңа каршы әйтә торгач, апасы максатына иреште. Безне аерды. Ул чагында хатынга да рәхәт булгандыр димим. Ул да күп михнәтләр күрде. Кешене яман сүз үтерә, диләр. Шулай икән. Еллар узган саен, мин моңа яхшырак төшенә барам. Югыйсә аның хәерсез, хәтәр җилләре бүген дә мине таламас, йөрәгемне әрнетмәс иде. Апасы Кадрия ничек кенә безне бергә яшәтмәскә теләсә дә, берникадәр вакыттан соң, янә кушылдык. Рәйханә икенче балага авырга узды. Вакыты җитеп, балага авырта башлагач, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән Теләнче Тамак хастаханәсенә алып киттеләр. Без улым Васыйл белән көн аралаш Рәйханә янына барып, хәлен белешеп йөрдек. Соңгы мәртәбә килгәндә: «Иртәгә чыгам», – диде. Килеп алырга да сөйләшкән идем. Иртәгәсен туганы миңа: «Кадрия Рәйханә белән баланы өенә алып кайта», – дигән хәбәрне җиткерде. Мин шул ук көнне апасының өенә бардым. Хатын: «Сөтем юк», – дигәч, сөт алып кайттым. Алар янында бер кич кундым. Ике-өч көннән Рәйханәне кабат Тукай районы хастаханәсенә алып киттеләр. Бала апасында калды. Кадрия миңа: «Син Рәйханә белән Васыйлны кара, ә мин Булатны карармын», – диде. Операциядән соң хатын реанимациядән чыкмады. Бер генә көнгә аңына килеп алды да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Без аны Күктәк-Мирсәеткә алып кайтып җирләдек. Шул арада Кадрия баланы үз тәрбиясенә алу чарасына керешкән. Мин баланы үземә алу артыннан йөри башладым. Бер елдан соң, Татарстан Югары Суды Булатны миңа бирү турында карар чыгарды. Кадрия апалар өенә суд приставлары белән бардык. Өйдә чагын туры китерә алмадык. Әгәр дә шул чагында туктамаган булсам, тарткалашу бүгенге көнгәчә барыр иде.
Васыйлны язгы каникулда Чаллыга алып киттем. Бабай йортында аңа урын калмады. Гомумән дә, аның ничек яшәве, ниләр белән шөгыльләнүе туганнарын кызыксындырмады. Шулай итеп, мин судтан судка йөреп, булмаслыгын аңлагач, туктадым. «Бала 7 яшькә җиткәнчегә кадәр опека һәм иганәчелек бүлегеннән бернинди ярдәм күрмәдем. «Акчаны әтисе алып барды», дигән сүзе дә ялган. Ничек бирсеннәр миңа ул акчаны?! Бала бит миндә түгел иде.
Кадрия гел Рәйханәнең авырлы чагында алып барган көндәлеген селкеп йөри. Имеш, мин Рәйханәне кыйнаганмын, авырлы чагында да кул күтәргәнмен. Йөкле хатынның психологиясе үзгәрә бит ул. Күңелендә ни булганын, хәтта мин дә белә алмадым ул чакларда. Нәтиҗәдә, менә хәзер, дистәләгән еллар узганнан соң, залим ир булып калдым. Инде килеп, ул: «Баладан ваз кичтең, алимент түләмәдең», – дип, минем җанымны ашый. Әйе, ул Булатымны: «Синең исемдә түгел», – дип, кулымнан тартып алды. Әтисе исән килеш, бала атасы белән очрашмас булды. «Нигә очрашмадың?» – диярсез. Ул мине: «Әгәр дә Булат янына килсәң, төрмәгә утыртам», – дип кисәтте. Һәм утырта да иде. Шөкер, Булатым мине аңлады. Без аның белән хәзер аралашып торабыз. Мин ата күке түгел, балаларымны яратам. Алар – минеке!
фотоphoto.99px.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа