Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миләүшә Галимова: " Ашыгыч нәтиҗәләр ясарга кирәкми. Аннары нык үкенергә туры килә, ә кире кайтарып булмый"

Статистика буенча, соңгы елларда 5 гаиләнең уртача 3 се таркала. Психологлар гаиләне ахыргача саклап калырга киңәш итә.

Гаилә корганда, беркем дә кайчан да булса аерылышырбыз дип уйламыйдыр. Кызганычка каршы, мондый очраклар булып тора. Статистика буенча, соңгы елларда 5 гаиләнең уртача 3 се таркала. Психологлар гаиләне ахыргача саклап калырга тырышырга киңәш итә. «Ашыгыч нәтиҗәләр ясарга кирәкми. Аннары нык үкенергә туры килә, ә кире кайтарып булмый», - диләр алар. Психологлар аерылышуның төп өч сәбәбе бар дип саный: мәхәббәт - аларның иң мөһиме. Икенче сәбәбе - кешенең теләсә нинди начар гадәтләргә бәйлелеге, ә өченчесе - өйдә физик көч куллану.

Ә безнең районда яшәүчеләрне аерылышуга нинди сәбәпләр этәрә соң? Шушы һәм башка сораулар белән без Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район суды буенча 1 нче җәмәгать суд участогы судьясы Миләүшә Галимовага мөрәҗәгать иттек.

- Аерылышу турындагы дәгъва гаризалар, нигездә, “холыклары ярашмаган" 2-3 ел, хәтта бергә 15, 20 ел яшәүчеләрдән килә. Яшь парлар бик күп аерылышалар. Статистикага күз салсак, балалары булган гаиләләр арасында аерылышулар саны кимегән (2018 елда – 39, 2020 елда-22), өлкән балалары булган гаиләләр арасында, киресенчә, арткан (2018 елда - 6, 2020-9).

Суд утырышына бер як килә. Кагыйдә буларак, аерылышуга гаризаны хатын-кызлар бирә, ә ир-атлар сирәк мөрәҗәгать итә. Кайчагында аерылышуның сәбәбе дип спиртлы эчемлекләр куллануны атыйлар.

- Кабул ителгән карарның дөреслегенә инану өчен ир белән хатынга күпме вакыт бирелә?

- Судка аерылышу турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң суд утырышы бер айдан соң билгеләнә. Бу вакыт ир белән хатын өчен уйланырга мөмкинлек бирә. Парларның 25-30 проценты аерылышудан баш тарту турында гариза яза. Әгәр дә ир белән хатынның берсе аерылышырга теләми икән, карар кабул итү өчен тагын бер ай бирелә. Закон буенча, уйлауга өч ай бирелә ала. Тик мондый очраклар сирәк, елга 1-2 эш кенә була.

- Үзара мөнәсәбәтләр суд залында ук тәмамланамы һәм бу нәрсәгә бәйле?

- Кайчагында суд утырышы барышында ир хатынын рәнҗетә һәм түбәнсетә, үзен агрессив тота. Хатын-кызлар бу яктан түземлерәк. Сирәк булса да утырышка ата-аналар килә.

- Сезнеңчә күпме гаиләне саклап калырга мөмкин булыр иде?

- 20-30 процент очракта. Судка җентекләп уйлаганнан соң мөрәҗәгать итәләр. Кайбер вакытта ире эчүчелек белән мавыкса, хатын-кыз шул рәвешле аңа йогынты ясау өчен бу адымга бара. 

- Балалар кем белән кала?

- Җәмәгать суды бу мәсьәләне хәл итми, ир белән хатын үзләре хәл итә. Алар арасында бәхәс килеп чыкса, карар чыгарыр өчен эшне район судына тапшырабыз.

- Мөнәсәбәтләр аерылу чигендә булган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Гаилә мөнәсәбәтләре буенча психологка мөрәҗәгать итәргә була. Кайчагында кешеләр бер-берсенә нидер әйтә алмый, ә чит кешегә «ачылу» җиңелрәк. Психолог бирәчәк киңәшләр, мөнәсәбәтләрне саклап калырга булышыр иде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

* * *

Гаиләгез ни сәбәпле таркалды?

 

Илназ:

- Мин яратып өйләндем. Никахта улыбыз һәм кызыбыз туды. Еш кына гаиләне тәэмин итү өчен читкә китеп эшләргә туры килде. Шактый акча алып кайттым. Хатынның үз бизнесы булды. Яңа йорт салдык. Аңа машина сатып алдык. Муллыкта яшәдек. Тик бервакыт миңа өйдә озак булмаган вакытта хатыным башка ир-ат белән очраша дигән имеш-мимешләр килеп җитте. Мин моңа ышанмадым. Әмма күңелгә кергән шик тынычлык бирмәде. Һәм аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым. Хатын яшермәде, дөресен әйтте һәм өйдән башка кеше белән очрашу өчен китә башлады. Мин боларның барысыннан да туйдым, аерылышырга булдым. Гаиләдән чыгып китүнең  ничек авыр икәнен  үзем генә беләм. Тормышны матди яктан тәэмин итәргә омтылып, өйдә аз булуымны, тормыш иптәшем һәм балаларга җитәрлек игътибар бирмәвемне аңладым. Һәм менә нәтиҗәсе. Балалар минем яклы иделәр, аерылышырга җыенганыбызны белгәч бик борчылдылар. Мин тормышымны яңадан башларга карар кылдым, башка хатын-кызны очраттым. Ул миңа бик яхшы карашта булса да, күңелем белән гел хатынымны уйладым. 

Ул да хатасын аңлады, гафу үтенде һәм минем кире кайтуымны теләде. Хатынымны һәм балаларны бөтен йөрәгем белән яратам. Аларда минем тормышымның бөтен мәгънәсе.

Людмила:

- Миңа 39 яшь. Безнең уртак бала бар. Аерылышуга гаризаны үзем бирдем. Ирем бик көнләшүчән һәм эчүче иде. Минем  матур киенеп йөрүемне яратмады, сәбәпсез җәнҗал чыгарды, кулын “уйнатты”. Мин түздем. Күбрәк түзгән саен, ул үз агрессиясен көчлерәк күрсәтте. Боларның барысы да баланың күз алдында булды. Без улыбыз белән аның эштән кайтып керүеннән курыктык. Курку аркасында аның мәктәптә укуы начарланды. Үзем кыйналган эзләр белән эшкә йөрергә мәҗбүр идем. Кешене күбрәк кичергән саен ул синең кадереңне белми. Элегрәк китмәгәнемә үкенәм.

Ринат:

- Өйләнгән килеш мин башка хатын-кыз белән чуалдым. Бу хакта белеп алгач, хатыным аерылышуга бирде. Тик гаиләдән чыгып китүгә, мин үземнең алар янәшәсендә генә булырга теләгәнемне аңладым. Шулай берничә ай узды. Мин бала белән элемтәдә тордым. Сөяркә янына кайтасы килми, машинада төн куна башладым. Күз алдында Һәрчак хатыным һәм бала булды. Тик алар янына барырга кыюлык җитмәде. Бары тик дусларга  сөйләдем. Дусларым хатыным белән сөйләшүне башларга һәм кичектермәскә киңәш иттеләр. Мин шунда ук гаиләмә юл тоттым. Алар мине шатланып каршы алдылар. Хатыным кызымнан: “Әтиең безнең белән булсынмы?” - дип сорагач, ул бик сөенде. Шушы минуттан безнең гаиләгә бәхет кайтты.

 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса